Тирсәдә кино төшергәннәр

2017 елның 3 феврале, җомга

Тирсәдә җыен җирлектәге оешма-предприятиеләр эшчәнлеген, аларның уңышларын яктырткан һәм Хөкүмәт программаларыннан файдаланган гаиләләр турында фильм күрсәтүдән башланды.

–       Моңа кадәр бер генә җирлектә дә мондый яңалык күрмәдек. Тирсәлеләр матур башлангычка нигез салучылар булды. Киләчәктә җирлекләрдәге җыеннарда авыл тормышын яктыртучы менә шундый фильмнарны күрербез дип өметләнәбез, – диде район башлыгы Валерий Макаров.

Бу фильмны төшерү авыл башлыгы Рафил Закировның идеясе була.

–       Тирсә – райондагы иң зур җирлек. Бездә 20дән артык оешма-учреждение генә бар. Аларның һәрберсе турында сөйли башласаң, күпме вакыт кирәк булыр иде. Ә фильмда барысы да кыска һәм оста итеп күрсәтелә, – ди авыл башлыгы.

Фильмда күрсәтелгән Мифтаховлар шәхси хуҗалыгы, мәсәлән, узган ел республика программасында катнашып, биш баш терлек өчен мини-ферма төзергә 200 мең сум субсидия алган. Бүген аларның мал саны 16 башка җиткән. Наталья Мифтахова авылдашларын Хөкүмәт программаларында катнашудан курыкмаска чакырды. Киләчәктә әлеге гаиләнең эшчәнлеген яктырткан язма әзерләп, сезгә дә тәкъдим итәрбез әле, укучыларыбыз.

Гомумән, Тирсә җирлегендә соңгы елларда күпләп мал асраучы гаиләләр артуына сөенергә кирәк. Харисовлар, Мифтаховлар, Абзалиевлар, Дәүләтовлар гаиләсе ун һәм аннан да күбрәк баш терлек асрыйлар. Ә бу – гаиләгә өстәмә керем дигән сүз. 

Җыенда сыер асраучылар өчен мөһим мәсьәлә дә күтәрелде. Узган ел ветеринария табиблары профилактик чаралар уздырганда җирлектәге 18 сыерның лейкоз авыруын йоктыруын ачыклаганнар.

–       Бу сыерларны көтүгә чыгару һәм аның сөтен куллану катгый тыела. Лейкозлы сыерның көтүдә йөргәнлеге ачыкланса, аның хуҗасын штрафка тартачакбыз, – дип кисәтте авыл башлыгы.

Соңгы елларда Тирсәнең үсүенә дә сөенә авыл халкы. Җирлектәге күп кенә проблемаларны хәл итүдә республика, район җитәкчелегенең ярдәмен тоялар. Узган ел капиталь төзекләндерүдән соң Мәдәният йорты яңадан үз ишекләрен ачты. Балалар һәм яшьләр өчен ике спорт мәйданчыгы ясалды. Үзәк урамдагы 167нче йортта капиталь төзекләндерү булган. Мордывыйда “Чиста су“ программасы эшли башлаган һәм ул быел да дәвам итәчәк. Наҗарда да әлеге программа буенча эш башлануын көтә халык.

Җирлектәге күп кенә  проблемаларны чишүдә халыктан җыелган үзара салым акчасы да ярдәм итә. Зиратларны тәртипкә китерү, базар мәйданчыгы төзү, спорт комплексына тренажерлар урнаштыру, юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, юл билгеләре кую һәм башка күптөрле эшләрне әлеге акчалар хисабына башкарганнар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Белешмә:

Тирсә җирлегендә 855 хуҗалык бар, 2111 кеше яши.

Узган ел 13 сабый туган, 24 кеше вафат булган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International