7 февральдә 2нче мәктәптә “Әти-әниләр өчен Бердәм дәүләт имтханы тапшыру“ акциясе кысаларында БДИ тапшыру көне оештырыла.
Әти-әниләргә рус теленнән имтихан биремнәрен эшләп карау мөмкинлеге бирелә. БДИ тапшыру чыгарылыш сыйныф укучылары өчен билгеләнгән шартлар нигезендә узачак. Үзләрен сынап карарга теләүче ата-аналарның мәктәпкә 10.30 сәгатькә килүләре сорала. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.