Кадрәк авыл башлыгы озынколаклар асрый

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

“Авылга кайтып яши башлавыбызга дүрт кенә ел булса да, аның тынгысыз тормышына ияләнеп беттек инде. Хәзер шәһәрдә яшәүне күз алдына да китермибез”, – ди Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Александр МИХАЙЛОВ.  

 

ҖӘННӘТ ПОЧМАГЫ

Армиядән кайтып, туган авылы Кадрәктә шофер булып эшли башласа да, яшь егетнең күңеле читкә тартыла. Яшьлек хыялларын җилкән итеп чит илләр буйлап диңгездә сәяхәткә чыгып китә Александр. Аннан Ижауга кайтып, берничә ел төзелеш тармагында эшли. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, УдГУда бухгалтер һөнәренә белем ала. Югары икътисад  мәктәбе курсларын да тәмамлый. Берничә ел иминиятләштерү бизнесында бухгалтер булып эшләгәннән соң туган авылына кайтып төпләнергә карар кыла. Аның артыннан җәмәгате Александра да авылга кайта. Узган ел авыл җирлеге башлыгы итеп сайланганнан соң башаягы белән авыл тормышына чума ул.

–       Авыл тормышы бик ошый. Йортыбыз авыл читендә, буа янында гына урнашкан. Шунда бәке дә тишеп куйдым әле. Кайчак коенып та чыгам. Тирә-якта – иркен басулар, кул сузымында гына урман. Александра белән чаңгыда йөрергә яратабыз. Җәннәт почмагы дими, ни дисең инде шушы хозурлыкны?! – ди ул туган авылы табигатенә соклануын белдереп. 

Куянчылык, умартачылык...

Авыл тормышын сайлагач, шөгылең дә авылча булырга тиеш. Михайловлар исә шөгыльләрен куян үрчетүдән башларга булалар.

–       Интернеттан куянчылык турында сюжет караганнан соң үземнең дә бу эшкә тотынып карыйсым килде. Читлекләрне дә нәкъ шунда өйрәткәнчә ясадым, – ди Александр. 

Хәзерге вакытта кырыклап куяннары бар аларның.

–       Куяннар 5-6 ай эчендә суярлык булалар. Азыкка да талымсыз, әллә ни карарга да кирәкми үзләрен. Кышын аларны печән, ашлык, агач ботакларыннан өзмим. Җиде ана куяныбыз бар, алар кыш эчендә икешәр тапкыр бәбәйлиләр. Моның өчен читлекләр эченә махсус әрҗәләр ясадым. Бәбәйләр вакытлары җиткәч, куяннар шунда керәләр һәм туачак балаларына җылы булсын өчен аның эчен мамык белән тутыралар.

Үзебез дә, кызлар-кияүләребез дә куян итен бик яратабыз. Ижауда яшәүче балаларыбыз куян итен сатарга да алып китәләр. Шул рәвешчә, бераз керем дә китерә башладылар озынколаклар. Ә оныкларыбыз кунакка кайткач, шул йомшаккайлар яныннан китмиләр. Чын зоопарк инде алар өчен, – ди Александр.

Умартачылык белән дә шөгыльләнә бу гаилә. Иң кызыгы шунда: алар умарта ояларын кышка урамда калдыралар.

–       Умарталарны эчке яктан пенопласт белән җылыттым. Салкыннарда умарта янына барып тыңласаң, эчке яктан бал кортларының гөжләүләрен ишетергә була. Кояш яктырта башлау белән бал кортлары умарталарыннан очып чыга башларлар. Димәк, язгы иң файдалы беренче балны җыючылар да безнең кортлар булыр, – ди хуҗа. 

Узган җәйдә күркә чебиләре дә алып үстергәннәр. Киләчәктә кәҗәләр алу, үгезләр асрау турында да хыялланалар. Печән чәчү өчен пай җирләре бар, анда эшләргә техникалары да үзләренеке. Кышын авыл урамнарын кардан чистарту өчен дә үз техникасын файдалана Александр.

Тракторчы, шофер булу өстенә, эретеп ябыштыручы, хәтта мичче дә ул.

–       Үзебезгә генә түгел, сорап килүчеләргә дә мичләр чыгарам, – ди.

...Авыл җирлеге башлыгының сөйләгәнен тыңлаганда яраткан шагыйребез Фәнис Яруллинның “Яшәр өчен бетмәс көч алырга туган ягы кирәк кешегә“ дигән шигъри юллары күңелгә килде. Киләчәктә дә менә шулай туган туфрагынннан көч алып, халкына хезмәт итәргә, дәртләнеп эшләргә язсын иде Александрга.

Дания АБЗАЛИЕВА. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International