Шаршадыдан социаль хезмәткәр Лилия Тугаровага күпләр рәхмәтле

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Аны мин ягымлы җитез җилгә дә, тирә-якка нур сибеп торучы ак чәчәккә дә, кешеләрне дәвалаучы игелекле шәфкать туташына да охшатам. Сүзем – Шаршады авылында яшәүче Лилия ТУГАРОВА турында.

Лилиянең әти-әнисен мин күптән беләм. Хәмит Шаршадыдагы “Пчеловод” совхозында идарәче булып эшләде. Бик тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы уңган, бик ярдәмчел кеше иде. Мәүлидә дә уңган-булганлыгы белән күпләрне сокландыра, ул – кул эшләре остасы да. Лилия менә шундый итагатьле, эш сөючән, матурлыкка гашыйк гаиләдә үсте. Мәктәптә гел бишлегә генә укыды. Ижаудагы Удмурт дәүләт университетының физика-математика факультетын да кызыл дипломга тәмамлады. Кияүгә чыгып, бер-бер артлы өч бала тапты, туган авылы Шаршадыда төпләнде.

Өлкәннәргә социаль ярдәм күрсәтүче хезмәткәр Лилия. Аның карамагында – алты әби. Лилиядә төгәллек, кешене тыңлый һәм аңлый белү, эшне күңел биреп башкару осталыгы сокланырлык. Киңәшчебез дә, ярдәмчебез дә, үз балабыздай якын да ул. “Монысы тиеш, монысы тиеш түгел”, дип тормый, бөтен эшкә дә тәвәккәлләп тотына, менә дигән итеп башкарып чыга.

Балаларым да Ижаудан еш кайталар, хуҗалык эшләрендә булышалар. Ә Лилия – көн дә янәшәмдә. Көндәлек эш-мәшәкатьләрне генә түгел, гозер-үтенечләремне дә авырсынмыйча үти. Олы йөрәкле, ачык йөзле, тынгысыз җанлы, тәмле телле, игътибарлы булуы белән өлкәннәрнең күңелен яулады ул. Мичкә ягып балан һәм эремчек пироглары пешереп сыйлый, өчпочмак, кыстыбыйлары телне йотарлык тәмле була.

Күршемдәге 84 яшьлек Мөтәварига да олы ярдәмчесе булуына сөенеп туялмый. Күршем Коръән ашлары уздырганда Лилия берүзе табын әзерли. Руль артында да ул үзе. Күрше авылларга дини мәҗлесләргә чакырганда машинасы белән илтеп куя, килеп ала. Клубтагы мәдәни чараларга, җыелышларга, Шаршады кибетенә, ФАПка да аның белән бергә барабыз. Яшь баланы тәрбияләгән кебек кайгырта ул. Бәйрәмнәрдә үзенчәлекле итеп котлый, бал суырткач барыбызны да яңа балдан авыз иттерә. Ямьле җәй көннәрендә машинасы белән урманнарга алып бара. Җиләк-мәтрүшкәләр, гөмбә, гөлҗимеш җыябыз, туйганчы урман һавасы сулыйбыз, пиннек сындырабыз.

Тиеш булган өчен генә түгел, күңел таләбе шундый булганга да шулай гомер көзебезне бизәп яши ул. Рәхмәт сиңа, Лилия!

Өммениса ГАНИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International