14 нче февраль көнне китапханә белән берлектә Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында “Изге Валентин көне”нә багышланган мәктәп балалары катнашында КВН булып узды. КВНны китапханәче бик матур итеп алып барды. Укучылар бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Каршы як командалар бер-берсен котлап үзенчәлекле Валентинкалар ясап бүләк иттеләр. КВН азагында гадел жюри әгъзаләре йомгак ясадылар. Бәйрәм кичәсендә дуслык өстен чыкты. Бәйрәм укучыларга да, укытучыларга да ошады.