Әгерҗе шахматчылары бертуган Җиһангәрәевларга рәхмәтле

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бертуган Искәндәр, Марат, Булат Җиһангәрәевларның 80нче елларда Иж-Бубый мәктәбендә директор булып эшләгән әтиләре Рөстәм Әнвәр улы истәлегенә шахмат турниры уздырулары күркәм традициягә әйләнде. Быел әлеге турнир дүртенче тапкыр үтте.

Икенче ел әлеге бәйге район күләмендә оештырыла. Әнә, быел да турнир узасы көнне һава температурасы утыз градус тирәсе салкынны күрсәтүенә карамастан, Әгерҗе, Иж-Бубый, күрше-тирә авыллардан утыздан артык шахмат уйнаучы килгән иде. Уннан артык малай-кыз да үз көчен сынап карады.

–       Шахматны бөтен кеше дә уйный алмый. Моның өчен логик фикер йөртү белән бергә уенның кагыйдәләрен дә камил белергә кирәк, – диде турнирда катнашучыларны сәламләп район башлыгы уранбасары Ришат Нурисламов. Сүз уңаеннан: район башлыгы Валерий Макаров та шахмат уйнауда үз көчен сынады һәм Иж-Бубыйдан көндәше Флүр Чуковны җиңүгә иреште. Соңыннан район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия вәкилләре әлеге авылның данлыклы хәйриячесе  Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗанованың элеккеге склад бинасында булып, аны ремонтлау турында фикер алыштылар. Бүген әлеге складта авыл тарихы музееның фондлары урнашкан.

Ә шахмат турниры дүрт сәгатькә якын дәвам итте. Гадел көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.          

–       Мин бу турнирда катнашырга күптәннән хыллана идем. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Газетадан игъланны уку белән быел бәйгегә бару максатын куйдым. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле мондый зур турнирларда катнашканым булмады. Бәйгедә хатын-кызларның юклыгы гына бераз гына кәефне төшерде төшерүен. Тик яраткан шөгыльгә бу гына киртә була аламы соң?! Мин дә рәхәтләнеп уйнадым җиде көндәшем белән. Вакытка уйный белмәвем дә бераз “аяк чалды“. Җиңмәсәм дә, кәефем төшмәде. Минем өчен иң мөһиме – катнашу иде. Алдагы елларда да әлеге бәйгегә һичшиксез барачакмын. Шахмат уйнарга яратучы башка хатын-кызларны да көтеп калам. Ә бу турнирны оештырган бертуган Җиһангәрәевларга мең рәхмәт, – диде Яңа Акхуҗадан Люция ханым Хәсәнова. Бәйгедә катнашучы бердәнбер гүзәл зат буларак, Люция ханым махсус премиягә һәм грамотага лаек булды. Махсус приз белән бәйгенең иң кечкенә катнашучысы – 2нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Екатерина Соловьева да бүләкләнде. Гомумән,  призлы урын алучы зурлар һәм балаларга акчалата бүләкләр, грамоталарны мулдан өләштеләр Җиһангәрәевлар. Турнирның күчмә кубогы абсолют җиңүче  – Әгерҗедән  ветеран шахматчы Асаф Әбсәләмовка тапшырылды.

Улларының һәм якыннарының үзен шулай зурлап искә алуларына, шахмат турнирында райондашларыбызның актив катнашуына Рөстәм әфәнденең рухы сөенгәндер бу көнне. Шәхсән миңа аның стенага эленгән портреты уенчыларны читтән генә “күзәтеп“, аларга ничектер көч биреп торгандай тоелды. 

Җиңүчеләр

Зурлар арасында

1 урын – Асаф Әбсәләмов (Әгерҗе)

2 урын – Михаил Королев (Иске Чекалда)

3 урын – Әюп Хәкимов

Балалар арасында

1 урын – Рәшит Шурманов (3нче мәктәп)

2 урын – Ярослав Федоров (2нче мәктәп)

3 урын – Әлфинә Ягудина (2нче мәктәп)

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International