Шаршадыдан Ирек НУРМӨХӘММӘТОВның фермерлык эшчәнлегенә юлы 58 мең сумнан башлана

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Моннан берничә ел элек мәшгульлек үзәгеннән үз эшен башлап җибәрү өчен бирелгән 58 мең сумга ике бозау алудан башлана аның фермерлык эшчәнлегенә юлы. Бүген инде 30 баш мал сыярлык абзары, амбары, чәчүлек җире бар Татар Шаршадысында яшәүче Ирек НУРМӨХӘММӘТОВның.

“НУЛЬ“ДӘН БАШЛАНГАН ЭШ

“Пчеловод“ совхозында тракторчы булып эшләгән, урып-җыю чорында комбайн штурвалын иярләгән Ирек ун ел чамасы элек совхоз таралгач үзен ике кулсыз калган кебек хис итә. 

–       Ярый әле, шул вакытта Хөкүмәт эшсезләргә аз булса да ярдәм итү максатыннан шушы программаны уйлап тапты. Ул программадан бик күпләр файдаландылар, әмма үз эшләрен бик азы гына җәелдерә алды. Мин “бер тотынгач артка юл юк“ дип үзалдыма ныклы максат куеп алга баруны дәвам иттем, – ди бүген аягында нык басып торучы фермер.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән гаилә фермасы булдыру турындагы тәкъдимгә дә каршы килми Ирек. Мөгезле эре терлек өчен абзар төзергә Хөкүмәт 400 мең сум субсидия белән ярдәм итә. Бу акча иш янына куш кына булса да, фермер анысына да сөенеп туялмый. Иң мөһиме, ферманы бик уңайлы җиргә төзергә мөмкинлек туа. Шаршады урманчылыгының элеккеге барак урынын үз эшен җәелдерү өчен арендага ала ул.

–       Бу участокны ярты ел чистарттым. Чүп-чарын түктем, утынын кистем. Хәзер биредә кайчандыр барак булганын шул вакытларда утыртылган алмагачлар гына хәтерләтә. Менә шушы агачлар язын шау чәчәккә күмелгәндә аларга карап хозурланудан көч алам, – ди Ирек.

Сүз уңаеннан: Ирекнең әтисе Хәмәт гомер буе урманчы булып эшли. Яшел байлыкка мәхәббәтне һәм аңа сакчыл карашны ул улларында да тәрбияли. Ирекнең капка төбе, ишегалды, бакчасында ничә төп агач бар микән бүгенге көндә?!

Абзарны улы Ильяс белән дүрт ел төзи Ирек.

–       Үз көчебез белән җиренә җиткереп, һәр җирен төптән уйлап эшләдек, – ди фермер.

Бүгенге көндә Нурмөхәммәтовларның абзарында 15 үгез, дүрт сыер, ике тана бар. Фермерда терлекне кая тапшырыйм, итен кая илтеп сатыйм дигән сорау туганы да юк. Берничә ел инде ул Әгерҗедән ит сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Рәшит Шәйхетдинов белән килешеп эшли. Икешәр ел үстергән өчәр центнерлы үгезләрне озатканнан соң, алар урынына 6-7 айлыклар кайтып урнаша. Аларын Алнаш районыннан алып киләләр, ди.

 

СЫЕР ДА САВАМ

Фермерның эш сәгате иртәнге дүрттә үк башлана. Иң беренче эш итеп ул, дүрт сөтлебикәсен савып, сөт тапшыра.

–       Җәмәгатем Рәзилә укытучы булып эшләгәч буш вакыты юк диярлек. Шуңа күрә аны мал карау эшеннән азат иттем, – дип елмая Ирек. – Сыер саву нәрсә ул?! Хәзер бит кул белән сыер саву үткән заманда калды. Аппарат сатып алдым. Бу эшне һич авырсынмыйча үзем башкарам. Аннан сөтне Сәхрә чатына сөт җыючы Ринас Гобәйдуллинга чыгарам.

Сыер үз-үзен аклый, диләр. Ирек тә нәкъ шул фикердә. Сөтлебикәләренең дүрт бозавы үсеп килә икән. Сөттән дә азмы-күпме файда кала. Бозауларны өч айга кадәр сөт белән сыйлый хуҗа. Гомумән, мал карау өчен бар нәрсә җайлаштырылган биредә. Тегермән абзарга урнаштырылган, солы пешереп ашату җайланмасы да бар. Башак бирергә су да кайнатырга була. Малкайларның алларыннан тоз, печән, салам өзелми.

–       Эш башлаган елларда печәнне урамга өя идек. Күпме көч куеп әзерләгән печәннең яртысы әрәм-шәрәм булгач, өсте ябулы урын булдырдык. Ел саен өч мең “шакмак“ печән, 1500 “шакмак“ салам әзерлим, – ди фермер.

 

40 “ЯШЬЛЕК“ ТРАКТОР, 32 “ЯШЬЛЕК“ КОМБАЙН

Үзләренең, авылдашларының 50 гектар мәйдан пай җиренә күпьеллык үлән, арыш, бодай, солы чәчә фермер.

–       Туфрак комлы булгач, әллә ни мактанырлык уңыш алып булмый. Шуңа күрә һәр елны чәчүлек орлыкны сатып алам, – ди Ирек.

Әле бит үстергән ашлыкны сакларга да кирәк. Бу проблеманы да хәл иткән тырыш хуҗа. Узган ел улы Ильяс белән амбар төзеп куя ул. Ашлыкка да, техника куярга да урын җитәрлек хәзер.

Техника дигәннән, барысы да бар Ирекнең – тракторы да, комбайны да, чәчкече дә, сабаны да. 40 “яшьлек“ тракторын һәм 32 “яшьлек“ комбайнын күз карасы кебек саклый ул.

–       Иске яңаны саклый, диләр бит. Яңаны алырга мөмкинлек булмагач, искене төзәтеп-майлап торабыз, – ди фермер.

Бу көннәрдә язгы кыр эшләренә әзерләнә ул. Техника, чәчкечләрне ремонтлый.

–       Уңыш тырышларга гына елмая, диләр. Елның 365 көнендә дә җиң сызганып эшләсәң генә нәтиҗә сөенерлек була. Ә язның бер көне ел туйдыра, диләр. Менә хәзер кояш елмая башлагач күңел басу-кырларга ашкына башлады. Язгы кыр эшләрен җиңел генә башкарып, малкайларны исән-имин үстерергә язсын, – дип тели Ирек.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International