Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды.
Район башлыгы Валерий Макаров һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина Президентыбыз кулыннан өч мәктәп автобусы ачкычы алдылар.
– Бу автобуслар Тирсә, Кичкетаң мәктәпләренә һәм мәгариф идарәсенә булачак, – дип хәбәр итте Вәсилә Гарәфетдиновна.
Тантанада, гомумән, федераль программа буенча 51 машина тапшырылды. Алар 26 районга юнәләчәк. Узган ел авыл укучылары өчен республикага 100дән артык мәктәп автобусы килгән иде.