Кичкетаң – экологик белем, тәрбия бирү буенча районда база мәктәбе

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Балага экологик тәрбия бирү, аны кечкенәдән үк табигатьне сакларга, тирә-юнебезне пычратмаска өйрәтү кебек сыйфатлар гаиләдә башланып, балалар бакчасында, мәктәптә дәвам итсә генә киләчәгебез өметле булачак.

Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын ачу уңаеннан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Казан мәктәбендә Экология дәресендә катнашканда әнә шул сүзләргә басым ясады. Мондый тәрбияви дәрес районыбыз мәктәпләрендә дә узды. Кичкетаң мәктәбендәге Экология дәресендә район башлыгы Валерий Макаров, Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгече Артем Кривцов, авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев, “Кичке Таң“ заказнигы җитәкчесе Әһли Фәйзуллинның катнашуы очраклы гына түгел иде. Авыл балаларын бакчадан ук табигать сакчылары итеп тәрбияләүче бу белем йорты экологик белем, тәрбия бирү буенча быелдан районда база мәктәбе итеп билгеләнде. Чөнки биредә бу юнәлештә бай тәҗрибә тупланган. Әнә, яшь экологлар башкарган мөһим эшләрне яктырткан стендларны, күргәзмәләрне кунаклар да кызыксынып карадылар.

–       Табигатьне саклау буенча хәтта әти-әниләрегезгә, өлкәннәргә үрнәк итеп куярдай бик кирәкле зур эшләр башкарасыз, афәрин! Бу укучыларның киләчәктә дә урман, елга, чишмәләрне пычратмавына, үз балаларын да табигать сакчылары итеп тәрбияләвенә иманым камил. Һәр мәктәптә эш шулай оештырылырга тиеш. “ЭкОС“ оешмасындагы укучылар, башка мәктәпләрдәге яшьтәшләре белән дә ешрак очрашып, тәҗрибәләрен уртаклашсыннар иде, – дигән теләген җиткерде Валерий Макаров.

Район башлыгы чит илләргә эшлекле сәфәре вакытында андагы чисталыкка таң калуы турында да сөйләп үтте.

–       Мәсәлән, Сингапурда җиргә кәнфит кәгазе ташлау түгел, төкермиләр дә. Анда тротуарга сагыз ташлаган өчен генә дә ике мең доллар штраф каралган. Алар табигатькә дә, аның байлыкларына да бу Хөкүмәтнеке дип түгел, бу – безнең уртак байлык дип бик сак карыйлар. Ә безнең илдә күпләрдә үз капкамнан чыккач, эшем юк, ник шунда әллә нишләп бетмиләр дигән бик ялгыш, зыянлы караш канга сеңгән. Шуңа елгаларыбыз, урман буйларыбыз чүп белән тулган. Хәтта олы юл буйларына машинадан капчык белән чүп атып китүчеләрне һич аңлый да, аклый да алмыйм. Болай дәвам итсә, матур, чиста киләчәгебез булмаячак, табигатькә зур куркыныч янаячак. Шуңа күрә Президентыбыз тәкъдиме белән Татарстанда 2017 ел Экология һәм иҗтимагый киңлекләрне саклау елы дип игълан ителде. Табигать, аның байлыклары ул – минеке, гаиләмнеке һәм аны саклауда мин дә катнашырга тиеш дигән фикерне бала күңеленә кечкенәдән сеңдергәндә генә матур нәтиҗәсен күрәчәкбез, – диде Валерий Макаров.

Район башлыгының бу тирән мәгънәле сүзләре Экология елында гына түгел, һәркем өчен тормыш девизына әйләнсен иде. Юкка гына “ЭкОС“ оешмасының табигать сакчылары үз девизлары итеп

“Спасая родную природу,

Ты душу свою спасаешь.

В душах благодарных потомков

Бессмертие обретаешь“ дигән сүзләрне сайламаганнар.

Хөрмәтле укучылар, ә сез туган ягыбызның матур табигатен саклауга, тирә-юнебезне пычратучыларга каршы көрәштә үзегездән нинди өлеш кертәсез, нинди тәкъдим-фикерләрегез бар? Бу турыда редакциябезгә языгыз, уртаклашыгыз, шалтыратыгыз.

ххх

Кичкетаң мәктәбендәге “ЭкОС“ (Экология. Охрана. Спасение) балалар иҗтимагый оешмасы 18 ел инде “Кичке Таң“ заказнигы җитәкчелеге белән кулга-кул тотынып эшли. Яшь экологлар урманнарны, Иж елгасы ярларын, чишмәләрне чистарталар. Кошларга йөзләгән җимлекләр, кош оялары ясыйлар. Алар утырткан агачлар – үзе бер зур урман. Яшь табигать сакчылары – “Парклар маршы“, “Яшел планета“ экологик бәйгеләр призерлары.   

Рәмзия ЗАРИПОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International