Әгерҗедән 100 яшьлек Мария түти: “Яшәүдән һич туймадым“

2017 елның 10 марты, җомга

“Әнинең хәтере безнекенә караганда яхшырак. Берәр нәрсәне искә төшерергә кирәк булганда без аңа әйтеп куябыз“, – диләр кызлары шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мария ГОНЧАРОВА турында.

35 ел Әгерҗедә яшәсә дә, балачагы, яшьлеге Барҗы-Пельгада үткән Мария түтинең.

–       Колхозда сарыклар, атлар да карадым, кирпеч тә суктым, – дип искә ала.

Кечкенәдән эшкә бик нык була ул, һәрчак башкалардан күбрәк эшләргә тырыша.

–       Элек һәр авылның башында олы капка бар, аны иртә белән ачалар, кичен ябалар иде. Мин иртән бервакытта да капка ачылганын көтеп тормадым, гел аның өстеннән чыгып эшкә китә идем. Башкалар килгәнче, күбрәк эшләп өлгерергә кирәк, янәсе. Ә урак вакытында көндез кирпеч сугып кайтабыз да, төнгә басуга көлтә бәйләргә китәбез. Иртән – тагын заводка. Ничек чыдаганбыздыр?! – дип сөйли тыл ветераны.

Сугыштан соңгы елларда Красный бор юлын башлап төзүдә дә катнаша ул. Ирләр белән беррәттән эшләп, һәрчак үзенә тапшырылганны арттырып үти. Тырыш хезмәте өчен “Хезмәт ударнигы” исеменә лаек була. Казанга Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бару бәхете дә елмая.  

Ә сугыш вакытында ат белән Казанга солдатларга җылы киемнәр ташырга туры килә аңа.

–       Атка авыр булмасын өчен, күп араны җәяүләп бара идек. Чабата бозга ката, аяк чабатага ябыша. Өстә дә юка гына кием. Сәламәтлек нык булгандыр инде, күрәсең, бирешмәгәнмен бит. Тамак та ачлы-туклы иде, ул елларда туйганчы ипи ашаган чакны хәтерләмим... – дия дә тынып кала Мария түти.

–       Шуңа күрәдер инде, әни кайчак кара ипине коры килеш шундый тәмле итеп ашый,– дип сүзгә кушыла кызы Александра.

Сугыштан кайткан Николай белән гаилә корып, ике кыз, бер ул үстерәләр Гончаровлар. Кызлары Света белән Александра Әгерҗедә яшиләр, улы Николай –  Түбән Камада.

–       Менә миңа өч алтын кебек бала калдырды да үзе 54 яшендә мәңгелеккә китеп барды, – ди Мария түти моннан 46 ел элек бакыйлыкка күчкән ирен искә алып.

Җәмәгатенең истәлеге булып сугыш ветеранының тол хатынына бирелә торган фатиры гына калган. Анда ялгызы гына яши алмый ветеран, шуңа кызы Александра үзләренә алып кайткан аны.

–       Бик рәхәттә яшим, тик менә балаларым бер эш тә бирмиләр миңа, – дип шаяртып алды ул гомер бәйрәме белән котларга килгән район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова белән аралашканда.

–       Шаяртып сөйләшү – озак яшәү билгесе ул. Димәк, Мария түтинең алдагы юбилейларына да килербез әле, – диде Валерий Владимирович ветеранны 100 яшьлек юбилее белән котлап.

Чыннан да, Мария Яковлевна – озын гомерлеләр нәселеннән. Апасы 99 яшенә җитеп вафат булган, сеңлесенә дә 93 яшь инде.

–       Бер гасырлык юл үтсәм дә,  яшәүдән һич туймадым әле. Мондый рәхәт тормышны ничек ташлап китәсең?! – дип озатып калды ул кунакларны күтәренке кәеф белән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International