Районда язгы ташуга әзерлек ничек бара

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Язгы ташу вакытында Әгерҗенең көньяк өлеше, Иж-Бубый, Тирсә, Мордывый авыллары зыян күрергә мөмкин. Бу – бер меңнән артык кеше яши торган 350ләп торак йорт, Азиатский урамындагы «Агрофирма-Әгерҗе» ширкәте элеваторы, Әгерҗедә – ике, Иж-Бәйки һәм Мордывый арасындагы бер чакрым автомобиль юлы дигән сүз.

 

ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

Быел кар күп яву сәбәпле, аның катламы күп урыннарда 50 сантиметрдан артып китә. Бу – норманың 94 проценты. Елгалардагы боз калынлыгы да соңгы ун елдагы нормадан түбән. Мәсәлән, Әгерҗе елгасында ул – 1,8, Чажда – 1,9, Бобинкада 1,5 метр тәшкил итә. Шуңа күрә йортлары елгаларга якын урнашкан хуҗаларга язгы ташуга хәзердән үк ныклы әзерлек эшләре алып барырга киңәш итә белгечләр. 

–       Термометрның төннәрен минус, көндезләрен плюс күрсәтүе – ташуны булдырмый калуга иң яхшы күрсәткеч. Аннан соң кар мул яуса да, туфракның туңу өлеше быел 22-63 сантиметр гына булу суның сеңүенә дә китерергә мөмкин. Шулай да тынычланырга әле иртә. Температура кинәт күтәрелә башласа, ташу буласын көт тә тор. Ходай сакланганны гына саклый дигәндәй, әзерлек чараларын алдан күрергә кирәк, –  ди Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Айрат Шәйдуллин.

Районда ташуга әзерлек эшләре башланды инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев җитәкчелегендә махсус комиссия төзелде. Мондый комиссияләр предприятие-оешмалар, учреждениеләрдә, авыл җирлекләре Советларында да булдырылды.

Авыл җирлекләре Советларында эшләүче комиссияләргә елга-буаларның торышын күзәтеп тору, алар янындагы куак, агачларны кисү, яр буйларын чүп-чардан арындыруны оештыру, “Брус“ һәм “Татарстан күперләре“ ширкәтләренең Әгерҗедәге участокларына юл, күперләр торышын контрольдә тоту, су ага торган торбаларны чистарту бурычы йөкләнде.

–       Бу көннәрдә безнең өчен эшнең кызган чоры. 21 күпер, 300ләп су ага торган торбаны ташу башланганчы чистартырга кирәк. Әгерҗе–Красный бор, Барҗы-Умга–Кырынды аралыгындагы торбаларны кардан арындырдык инде. Хәзер Красный бор борылышыннан Иске Эсләккә баручы трассада эшлибез. Кар күп булу сәбәпле, быел эш акрынрак бара. Әмма без ташу башланганчы торбаларны чистартуны төгәлләргә тиеш, – ди “Татарстан күперләре“ ширкәтенең райондагы бригадиры Рәшит Мухъянов.

“Брус“ ширкәте участогы җитәкчесе Минсәет Мәһәдиев та юлчыларның ташу чорына әзер булуларын әйтте.

–       Көтелмәгән хәл килеп чыга калса, бөтен кирәк-яракны әзерләп куйдык. Санаулы минутлар эчендә хәвеф-хәтәр килеп чыккан урынга чыгып китә алабыз, – диде.

 

КУЛДА – КӨРӘК

Халык та язгы ташуга әзерләнә. Күпләр өй тирәләрен кардан арындыру, су агып китсен өчен каралты-кура тирәсендә канаулар казу белән мәшгуль. Әгерҗедә Ленин урамында яшәүче Мөнир абый Айдаров та бу көннәрдә ташуга әзерләнә.

–       Әгерҗе елгасыннан 150 метр читтә генә яшибез. Шуңа күрә канау казыйм, ишегалды, капка төбендәге бозны чабам. Ий, элекке заманда күрде инде башлар. Яз килүен куркып көтә идек. Ташу вакытында суның өй идәненә кадәр күтәрелгәне дә булды. Салда гына йөздек ул чакта, – дип искә ала Мөнир абый.

Мондый хәлнең Әгерҗедә соңгы 10-15 елда күзәтелгәне булмаса да, ташу җиткәнен барыбер сагаеп көтә халык. Ә быел ташу апрельнең беренче ункөнлегендә булыр дип фаразлана. Шуңа күрә саклык чараларын хәзер үк күреп куйсагыз хәерлерәк булыр.

 

Белешмә:

Әгәр ташу вакытында сезне су баса башлаган икән, кичекмәстән 24141, 112 Бердәм диспетчерлык хезмәте телефоннарына шалтыратыгыз. Авыл халкы авыл җирлеге Советларына мөрәҗәгать итә ала.  

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International