Кырынды китапханәсендә курчак театры эшли

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Кырынды авыл китапханәсе хезмәткәре Фәридә АРТЕМЬЕВА балаларны могҗизалы китап иленә тарту өчен әледән-әле яңа алымнар уйлап таба. Бүгенге көндә китапханә каршында өч түгәрәк эшли һәм анда малайлар-кызлар бик теләп шөгыльләнәләр.  

Кырынды авыл китапханәсе хезмәткәре Фәридә АРТЕМЬЕВА балаларны могҗизалы китап иленә тарту өчен әледән-әле яңа алымнар уйлап таба. Бүгенге көндә китапханә каршында өч түгәрәк эшли һәм анда малайлар-кызлар бик теләп шөгыльләнәләр.  

Башлангыч сыйныф укучылары “Оста куллар“да һәм “Тылсымлы әкият“ курчак театрында, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Барысын да белергә телим!“ интеллектуаль клубта осталыкларын арттыралар. Китапханәгә килүчеләр бу түгәрәкләрнең эшчәнлеге белән якыннан да таныша ала. Бер якта – оста куллар ясаган кул эшләре, берсеннән-берсе матур картиналар, рәсемнәр, макетлар... Икенче якта – интеллектуаль клуб әгъзалары өчен әзерләнгән папкалар, күрсәтмә әсбаплар... Ә менә 2016 елның октябрендә оешкан курчак театры сәхнәсе барысына караганда да серлерәк булып балкып тора. Ноябрь аенда укучылар “Йомры икмәк ничек итеп мәктәпкә укырга китте“ спектаклен күрсәткәннәр иде. Ә декабрьдә “Яңа ел әкияте“н сәхнәләштерделәр.

Шушы көннәрдә генә түгәрәккә йөрүче укучылар “Серле алмагач“ исемле тамашаны тәкъдим иттеләр. Төп тамашачылар башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар, әти-әниләр һәм китапханәгә даими йөрүче ветераннар иде. Спектакль Экология елы уңаеннан табигатьне саклауга багышланды. Курчак театрының әйдәп баручы укучылары Оля Шаталова, Азалия Шәрәхәмуллина, Айназ Закирова, Дилназ Харисов, Марина Гребенщикова рольләрне бик оста башкардылар. Авыру әнисенә дәва табарга теләп юлга чыккан Настя исемле кызның урманда серле алмагачны эзләве, пәрәвез сарган, саргайган агачны, чүпкә баткан аланны күреп хәйран калуы, бу хәлләрдән чыгарга булышкан Елан, Гномнар, Кояш, Чишмә, Тукран образлары балаларны табигатьне сакларга, булганның кадерен белергә өйрәттеләр. Тирә-юньне сакласаң гына табигать-Ананың безгә җимешләрен мул биргәненә дә төшенделәр укучылар. Нәтиҗәдә, урман чистарды, серле алмагач татлы җимешләр бирде, Настяның әнисе терелде.

Әнә шулай, балалар күңеленә тәрбия орлыклары салды Фәридә ханым. Укучыларның оста итеп уйнауларына, сәнгатьле сөйләмнәренә сокланып утырдык без. Тамаша тәмам булгач, Фәридә апалары балаларны тәмле ризыклар белән дә сыйлады. Алар киләчәккә планнар корып, үзләре дә бик канәгать калып, өйләренә таралыштылар.

– Курчак театры оештыру турында күптән хыяллана идем. Ниһаять, эш башланды. Театр түгәрәгенә 12 бала йөри. Теләүчеләр күп, әмма мөмкинлекләр чикле. Курчакларны табуда, төрле символик образларны ясауда әти-әниләр бик ярдәм итә. Курчакларга киемнәрне яраклаштырып та тегәбез, – ди Фәридә ханым.

Әйе, эшне күңел биреп башкарсаң гына аның нәтиҗәсе сөенечле була. Фәридә Фрид кызы – үз эшенә җаваплы караучы, заман белән бергә атлаучы китапханәче ул. Шуңа күрә без – өлкәннәр дә китапханәгә йөрергә яратабыз.

Рәмзия ГАЙНЕТДИНОВА.

Кырынды авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International