Девәтернә театры “Идел йорт“ бәйгесенең зона турында катнашты

2017 елның 31 марты, җомга

Быел үзешчән театрлар арасында уздырылучы “Идел йорт“ республика бәйгесенең Чаллыдагы зона этабында Девәтернә Мәдәният йорты каршында эшләүче “Картаямыни соң йөрәк“ халык театры коллективы Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ драмасы белән “имтихан“ тотты. Жюри әгъзалары “энә күзеннән“ уздырдылар безне. Киемнәр, декорация, ут куелышы, артистларның сәхнәдә үз-үзен тотышы, сөйләмнәре һәм башкалар – барысы да бәяләнде. Бу спектакльне Удмуртиядә, бик күп авылларда, Әгерҗедә куйганыбыз булса да, Чаллыда беренче тапкыр сынау тотуыбыз иде. Дулкынлану, каушау булса да, сиздермәскә, үзебезне сәхнәдә иркен тотарга тырыштык. Залда райондашларыбыз, Чаллыда гомер итүче әгерҗелеләрнең күп булуы безгә тагын да дәрт өстәде.

Жюри әгъзалары безнең тарафтан куелган “Сүнгән йолдызлар“ны ошатуларын әйтеп сөендерделәр. Бигрәк тә Фәнис Арсланов һәм Гөлсинә Ситдыйкованың рольләрне оста итеп уйнауларына бишле куйдылар. Театр коллективы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Зона турында барлыгы биш районнан үзешчән театр катнаша. Аларның кайсысы  җиңеп, республикага узар? Нәтиҗә тиздән билгеле булачак.

Фәнис АРСЛАНОВ,

 Девәтернә Мәдәният йорты мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International