Салагышлылар кышны озаттылар

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

 Салагыш авылында елдагыча кышны озату, язны каршылау йоласы “Карга боткасы” уздырдык.

Ләкин, быел кыш китәргә бердә ашыкмый. Карлы-буранлы көннәр булуга карамастан, кара каргалар инде күптән безнең якларга килделәр. Казан асып, ботка пешкәнче авылдашлар, кайткан кунаклар, балалар белән төрледән- төрле уеннар уйнадык. “Капкалы”, “Чума үрдәк – чума каз”, “Җәзалы” җырлы-биюле уеннарында бик теләп катнаштылар. Өлкәннәр һәм балалар арасында ярышлар, табышмак җавапларын, мәкаль һәм әйтемнәрнең ахырын табу, кош исемнәрен барлау, “Оча оча каргалар оча”, бүләк кисү уеннары бик ошады авыл халкына. Ижау каласында яшәүче, Салагыш авылына әнисенә кунакка кайткан Алмаз Сихратуллин авылдашларны бәйрәм белән котлап, иң җылы теләкләр генә җиткерде. Мәктәп укучысы Наилә Шәйхетдинова кошлар трында, Чаллы шәһәреннән әбисенә кунакка кайткан 4 яшьлек Дамир “Яз” һәм “Сандугач” турында шигырьләр сөйләде. Икенче елга бу бәйрәмгә җыр өйрәнеп кайтачагын белдерде.

   “Яз, яз, яз җитә” җырын авыл халкы белән түгәрәккә басып җырлап, биеп башкардык. Күңел ачып, бәйрәм итеп ботка пешкәнен сизмидә калганбыз. Әлфинә апа Латыйпова, Миңнегөл апа Асылмардановалар ике казан “Карга боткасы” н пешереп өлгерткәннәр. Күмер самавырларында кайнар чәйләр кайнап торды. Һәр кеше үзе белән өстәмә тәмле – тәмле ризыклар алып килгән иде. Тәмле боткадан, кайнар чәйдән, тәм- томнардан авыз итте авыл халкы. Килә алмаган дусларына, күршеләренә, якыннарына әле ботканы бүлеп алып та кайтып киттеләр.

   Әби-бабайлардан калган шундый ышану бар: “Кем карга боткасыннан авыз итә, шул ел буе авырмый” , - диләр. Авылдашлар, балалар бу йоланың бик матур һәм мәгънәле бәйрәм икәненә төшенделәр. Ботканы бераз суга агыздык, җирдә калдырдык. Шулай иткәндә ил өстенә муллык килә; көннәр җылы, яңгырлы, матур, ә гаиләләр бәхетле була икән. Һәм инде кара каргаларга канатларында яз алып килгәннәре өчен дә өлеш чыгардык. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бу бәйрәмне оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә, чәй кайнатучы, ботка пешерүче, тәм – томнар белән сыйлаган авылдашларга зур рәхмәт әйтми, ни дисең тагын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International