Бөгелмәдә мөнәҗәтчеләр бәйгесендә җиңү яулаган Рәзилә ханым Бикташева: “Кечкенәдән моңлы бала идем“

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Әнә шулай ди Кырынды мөнәҗәтчесе Рәзилә ханым Бикташева. Ул күптән түгел Бөгелмәдә “Зәйтүнә“  төбәкара мөнәҗәтчеләр фестивалендә катнашып, Диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

–       Әнием Мөкәррәмәнең тавышы бик моңлы иде. Аның моңы миңа күчкәндер инде. Мин үземне-үзем белә башлаганнан бирле сәхнәдә. Җыр гомер буе юлдашым булды. Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлыгым булганда да җырлыйм мин, – ди Рәзилә ханым.

Моннан берничә ел элек Кырынды мәчете мөгаллимәсе Рәйсә ханым Кәримуллина аңа мөнәҗәтләр бирә һәм аларны көйләп карарга  тәкъдим итә.

–       Мөнәҗәтләргә мәхәббәтем менә шуннан башланды. Хәзер мөнәҗәтләр тупланган дәфтәрем бар. Бу вакытым булдымы, шул дәфтәрне кулыма алып мөнәҗәт көйлим. Телевизордан берәр мөнәҗәтчене күрсәтә башласалар, бөтен эшемне ташлап телевиор каршына барып утырам, – ди Рәзилә апа.  

Бөгелмәдә мөнәҗәтчеләр фестивалендә катнашу тәкъдиме булгач бераз куркып калса, үзен сынап карарга була ул.

–       Юлга чыгып киткәндә бар белгән догаларымны укыдым. Машинада  да юл буе белгәннәремне укып бардым, – ди Рәзилә апа.

Бишенче тапкыр  уздырылучы бәйгедә быел катнашучылар арасында республика районнарыннан гына түгел, ә Башкортстан, Оренбург якларыннан да була. Ә тулаем алганда, бәйгечеләр саны 150гә җитә. Ә менә баллар куйганда, катнашучыларның башкару осталыгы, мөнәҗәтләрне сайлый белүе, сәхнә костюмнары, үз-үзләрен тотышлары белән бергә мөнәҗәтләрне тамашачылар күңеленә җиткерерлек итеп башкаруга аерым игътибар бирелә.

–       Җиңүчеләрне атаганда үз исем-фамилиямне ишеткәч, күземнән яшьләр атылып чыкты. Юлда кайтканда да шатлык күз яшьләрен тыя алмадым, – ди Рәзилә апа.

–       Бу җиңүне Аллаһы Тәгаләдән әмер буларак кабул иттем. Димәк, Раббыбыз минем дин юлында булуымны хуплый һәм дини гыйлемнәрне тагын да тирәнрәк үзләштерергә өнди. Моңа кадәр дә намазымны укый идем инде. Алга таба белемнәремне тагын да камилләштерәчәкмен. Изге ниятләремдә Аллаһ ташламас, иншаллаһ, – ди Рәзилә апа.

Аның мөнәҗәтчеләр бәйгесендә алган бүләкләренә шушы көннәрдә яңалары да өстәлгән.

–       Рәзилә ханымга, аның белән бергә әлеге бәйгедә катнашкан Кырындының тагын бер оста мөнәҗәтчесес Гөлнур ханым Дәүләтшинага, әлеге ханыинарны бәйгегә алып барган Кырынды мәдрәсәсе мөгаллимәсе Илсөяр ханым Зариповага район мөхтәсибәте исеменнән дә бүләкләр тапшырдык, – ди район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин.

Районыбызда менә шундый оста мөнәҗәтчеләр бар икән, нигә әле шундый бәйгене үзебездә уздырып карамаска?! Бездә уздырылган очракта да Рәзилә апа кебек халкыбызның күңел җәүһәрләрен ишетергә теләүчеләр аз булмас иде, мөгаен.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International