«Сөмбелә» балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Кырынды «Сөмбелә» балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме ел саен оештырыла. Без аны ел саен ачык һавада бик күңелле итеп үткәрәбез. Аны балалар сагынып көтеп алалар. Бу көнне халкыбызның милли уеннары, балаларның  яраткан  уеннары уйнала. Иң кызыгы, Кыш бабай белән Язбикәнең көч сынашуы була. Һәрхәлдә, Язбикә җиңеп чыга. Аннан коймак белән чәй әчәбез. Килгән кунакларны сыйлыйбыз. Кабат Кыш бабайны озатабыз. Ул безгә үзенең теләкләрен әйтеп, икенче елга кадәр саубуллашып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International