III Татарстан халыклары съездына “Ак калфак“ оешмасының Әгерҗедәге бүлеге җитәкчесе Рушания БАЙТИМЕРОВА да бара

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

22 апрельдә Казанда узачак III Татарстан халыклары съездында катнашачак делегатлар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “Ак калфак“ оешмасының Әгерҗедәге бүлеге җитәкчесе Рушания БАЙТИМЕРОВА да бар.

Әлеге оешма безнең районда әле бер елдан артык кына эшли әле.

–                   “Ак калфак“ бүлеген район үзәк китапханәсе каршында оештыруыбыз юкка гына түгел: ике оешманың эшчәнлеге үрелеп алып барыла, – ди бер үк вакытта китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеген җитәкләүче Рушания ханым.

Бу бүлектә “Ак калфаклы милләтемнең күңел хәзинәләре“ дип аталган күргәзмә булдырганнар. Анда милли кием үрнәкләре урын алган. Моның белән бергә, калфак, түшлекләр тегү түгәрәге дә ачып җибәргәннәр.

–                   Хезмәттәшләрем Чулпан Нурмөхәммәтова, Дамира Галләмова, мөгаллимә Фәридә Айдарова бик яратып йөриләр әлеге түгәрәккә, – ди Рушания ханым. 

Үзләре теккән калфакларны киеп төрле мәдәни чараларга йөрүне дә матур гадәткә керткәннәр.

–                   Узган ел Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында уздырылган районкүләм бәйрәмгә калфаклар киеп баруыбыз аңа ниндидер үзгә төсмер бирде, – ди ул.

Калфаклы ханымнар “Агымсу“ дип аталган җыр ансамбле дә булдырганнар.

–                   Әлегә репертуарыбызда берничә генә җырыбыз булса да, киләчәктә аны баетырга планлаштырабыз. Безнең сафларда Фәния Мөхәммәтшина, Дилә Шәйхетдинова, Ләйсәния Нурмөхәммәтова кебек районыбыз үзешчәннәре дә булу шуңа этәрә, – дип дәвам итә.

“Ак калфак“ның берничә авылда бүлекчәсе дә эшли бүген.

–                   Безнең Кадыбашта бу юнәлештә эш башланып кына килә әле. Әмма планнарыбыз бар. Күптән түгел “Чишмә сере“ дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырып, авылыбыздагы чишмәләр, алар белән бәйле гореф-гадәтләр һәм йолаларны чагылдырырга тырыштык. “Мәдәни салават күпере“ район фестиваленә “Кич утыру“ күренешен әзерлибез, – ди әлеге оешманың Кадыбаштагы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә ханым Каюмова.         

Узган ел Тәбәрле авылында узган районкүләм “Каз өмәсе” фольклор кичәсендә “Ак калфак”лыларының үзләре теккән, чиккән күлмәкләр, яулыклар, калфаклардан чыгыш ясавы әле дә күз алдында тора.

–                   Әлеге калфакларны авылыбыз өлкәннәре чикте. Ә яулыклардагы чигү эшләрен Нәзирә апа Азиева башкарды. Бик яратып йөриләр апаларыбыз чигү түгәрәгенә. Иртәнге сәгатьләрдә үк китапханәбезгә киләләр дә җырлый-җырлый калфак чигәләр, – ди “Ак калфак“ның Тәбәрледәге бүлекчәсе җитәкчесе Финисә Шаһабиева. – Өлкән апаларыбыз бу эшкә оныкларын да җәлеп итәләр. Әнә, язгы каникул вакытында һәрберсе түгәрәккә оныгы белән йөрде, – дип дәвам итә.

Тәбәрледә дә һәр мәдәни чарада калфак киеп чыгыш ясауны гадәткә керткәннәр.

–                   Әниләр, Өлкәннәр көненә уздырган бәйрәмнәрдә калфаклардан чыгыш ясадык. Сабан туена да калфак киеп чыгарга ниятлибез, – ди Финисә ханым.

Киләчәктә оешманың бүлекчәләрен һәр авылда оештыру планлаштырыла.    

 – Моның белән сафларыбызга тагын да күбрәк райондашларыбызны, бигрәк тә яшьләрне җәлеп итәргә уйлыйбыз. Буыннан-буынга тапшырылучы матур гореф-гадәтләребез турында мәктәпләргә барып укучыларга сөйләү теләге белән дә янабыз, – ди Рушания ханым.    

Нәкъ җырдагыча, “якты теләкләре бар“ икән, аларны чынбарлык итәргә насыйп булсын “Ак калфак“лыларга.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International