Әгерҗедән Сания апа Гыйззәтуллина: “Әти йөзгә кадәр яшәргә кушты“

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗедә яшәүче Сания апа ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАны балалары, оныклары, туганнары белән бергә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова да 90 яшьлек олуг юбилее белән котлады һәм аңа Россия Президенты, район җитәкчелеге исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды.

Кышның чатнама суыкларыннан соң, җирнең язга авышкан матур бер көнендә Мукшур авылында алтынчы бала булып дөньяга килә ул. Мәктәптә дүрт кенә сыйныфны тәмамларга туры килә Саниягә. Әти-әнисенә тугыз балалы гаиләне туендырырга ярдәм итәргә кирәген акылы белән аңлап колхозда эшли башлый ул.

–       Гомергә тырыш, үҗәт, эшкә нык булдым. Әнинең мине беренче тапкыр уракка алып төшүе – әле дә күз алдымда. Икмәк уңган ел иде ул. Әнидән калышмый, бер башакны да калдырмый, әрәм-шәрәм итми ашлык урдым. Бер көн эш исәбенә бер кило он бирәләр иде ул чакта. Шул онның бер өлешеннән әни ипи пешерә, калганын умач итеп ашка сала иде. Кычыткан ашы да, кукы, кузгалак та бик тәмле була иде ул чакта, – дип хатирәләргә бирелде Сания апа.

Уфалла арбасына бик иртә җигелергә туры килсә дә, ишле гаиләгә яшәү җиңел булмаса да, ул чакларны искә алып бер генә үкенү сүзен дә әйтмәде Сания апа. Бары сугыш турында хатирәләргә бирелгәч кенә күз яшьләрен тыя алмады:

–       Ике абыемны, авылдашларны машина арбасына төяп алып киткән куркыныч көнне гомергә онытасым юк. Дөньяны кара болыт каплагандай булды. Гармунчы Бәгъзанур абыем сугыш кырларында ятып калды. Сәим абыемның гомере бетмәгәч исән кайтты, шөкер, – диде Сания апа.

1943 елда Әгерҗегә күченә алар гаиләсе. Сания булачак ире – фронтовик Харис Гыйззәтуллин белән Әгерҗенең “Мәхәббәт тавы“нда  кичке уенда таныша. Егет белән кыз озакка сузмыйча гаилә коралар. Сания апа 2нче “Кояшкай“ балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Ире үлеп киткәч, аз хезмәт хакына ике баланы аякка бастыралмам дип, тимер юлга эшкә урнаша.

...Сания апа гомер көзен бик бәхетле уздыра. Биш ел элек сугыш ветеранының тол хатыны буларак яңа йорттан фатир биргәннәр. Кышны бар уңайлыклары булган фатирда уздыра ул. Ә яз җиткәч Әгерҗедә Чапаев урамында әбисе нигезендә яшәүче оныгы Марсель аны үзләренә алып китә. Яздан алып көзгә кадәр шунда яши Сания апа.

Уллары Радик белән Алик та гаиләләре белән Әгерҗедә гомер итәләр. Әниләрен бер генә көнгә дә ялгызын калдырмыйлар. “Киленнәрем дә кызларым кебек“ дип мактый ул.

Сания апа үз аягында йөри, һуш-зиһене әйбәт. Биш вакыт намазын калдырмый, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар, газета-журналлар укый.

–       Әле моңа кадәр бакчада да эшли идем. Соңгы вакытта сәламәтлегем үзен сиздерә башлады. Әмма җәй көне бакчадагы матурлыкка хозурланырга булса да чыгармын дип уйлыйм, – ди.

–       Безнең нәсел озын гомерле. Әни туксанга хәтле яшәде. Әти миңа гел “син, кызым, йөзгә хәтле яшәргә тиеш“, дип әйтә торган иде. Булганына шөкер итеп, канәгать булып, шушы рәхәт дөньяда яшәргә насыйп булсын иде әле. Бәлки әле әтиемнең теләге кабул булып бер гасырлык юбилеемны да каршы алырмын, – диде Сания апа.

Ә без “Насыйп итсен Ходай. Алдагы юбилейларыгызда күрешергә язсын“, дип саубуллаштык.

Лилия Рәсулова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International