Армиягә алганда белемле, физик әзерлекле, “права“лы егетләргә өстенлек бирелә

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясенә старт бирелде. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Әгерҗе районыннан чакырылыш буенча чараларда катнашу өчен 207 егеткә повестка җибәрелде, шуларның 42се солдат хезмәтен үтәргә алыначак. Хезмәт итү вакыты  – бер ел.

Язгы чакырылышның тагын нинди яңалыклары бар? Солдат каешын буарга җыенучы егетләргә һәм аларның әти-әниләренә аларны белү кызыклы булыр дип уйлыйбыз.   

Быел да урта һөнәри белем алучы егетләргә бирелгән кичектереп тору хокукы уку чоры тәмамланганчы гамәлдә булачак. Бу чакырылышта армиягә алынучыларның күпчелеген югары яки урта һөнәри белем алганнар тәшкил итә. Хатыны һәм баласы булганнар хәрби бурычын яшәү урынына якынрак булган частьта үти. Бу елның 1 февраленнән солдатның баласы тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме артты. Ул хәзер 25 мең 892 сум тәшкил итә. Ә балага өч яшь тулганчы бирелә торган айлык пособие – 11 мең 96 сум.

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан моңа кадәр армиягә алынган һәркемгә кәрәзле телефон бүләк ителә иде. Кызганыч, бу акция бетерелде. Аның урынына хәзер “Әниеңә шалтырат” социаль проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект нигезендә хәрби хезмәткә алынучыга һәм аның әти-әнисенә “Әниеңә шалтырат” тарифы белән бушлай sim-карталар бирелә. Ә бушлай телефонга бары ятимнәр генә ия булачак. Солдатка алынганда үзең белән кәрәзле телефон алырга рөхсәт ителә. Әмма аннан часть командиры рөхсәт иткән вакытта гына шалтыратырга мөмкин.

Хәрби хезмәткә алынучыларга банк картасы да бирелә. Анда Хөкүмәт ай саен ике мең сум акча күчерә. Ятимнәр өчен бу сумма өч мең сум тәшкил итә. Бу картага солдатның әти-әниләре һәм туганнары да акча күчерә ала. 

Татарстан Хәрби комиссариатында бу көннәрдә “кайнар элемтә“ телефоны эшли башлады. Эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә (8-843) 2216006 телефоны буенча шалтыратып, сез үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алаласыз. Әти-әниләргә шулай ук районның чакырылыш комиссиясе утырышларында катнашу, солдат улларын хезмәт итү урынына кадәр озату рөхсәт ителә.

Соңгы елларда районыбыз егетләренең армиягә теләп китүләре сөендерә. Шулай да күрше республикада эшләүче яшьләрнең яшәү һәм хезмәт урыннары турында үзвакытында хәбәр бирмәүләре чакырылыш вакытында безгә кыенлыклар тудыра.

Хәрби хезмәткә белемле, хөкем ителмәгән, сәламәт егетләрне алу – төп бурыч. Булачак солдатларга киңәш итеп шуны әйтә алам: физик яктан яхшы әзерлекле булыгыз, “С“, “Д“ категорияләренә “права“га укыгыз, парашютчы таныклыгы булса, тагын да яхшырак.  Хәрби хезмәт дөнья күрү, дуслар табу гына түгел, ул – чын тормыш мәктәбе. Армия төгәллек, тәртип, пөхтәлеккә, авырлыкларны җиңәргә һәм үзеңдә ихтыяр көче булдырырга өйрәтә.  

Илгиз ГАЛИЕВ,

район хәрби комиссары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International