Барҗы-Умга өлкәннәре авылны гөрләтеп яшиләр

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Моннан 122 ел элек күренекле драматург Таҗи Гыйззәтне биргән Барҗы-Умга авылына барган саен биредәге матурлыкка, халкының ягымлы, кунакчыл булуына сокланып кайтабыз. Йөз кешеле генә булса да, Барҗы-Умга әле дә гөрләп яши. «Халык бик актив бездә. Гөрләтеп эшли дә, шаулатып бәйрәм дә итә белә», диләр авыл активистлары.

БАССЕЙНГА ДА ЙӨРИЛӘР

Авылда яшьләр бармак белән генә санарлык булса да, дилбегәне өлкәннәр нык тота әле. Авыл өчен үлеп тора алар. Авырырга, кул кушырып утырырга вакытлары юк. Кышын чаңгыда җилдән җитез җилдерәләр, скандинав таяклары белән йөриләр, җәен велосипедка утыручылар да бар. Сәламәт яшәү рәвешенең тагын бер матур үрнәге – күрше Алнаш районы юлларына тузан кундырмыйлар. Җыелышалар да бассейнга китеп баралар. Алтмыштан узган димәссең дә аларны!

1975 елда төзелгән иске клуб урынына узган елның августында республика программасы буенча илле урынлы мәдәният учагы сафка баскач, авыл апаларының икенче сулышы ачылгандай булган. Болай да актив тормыш алып баручы бу ханымнар хәзер көн-төн клубтан кайтып кермиләр икән. Мөдир Алсу Дәүләтшина да өлкәннәрне дәртләндереп, илһамландырып кына тора. Алар өчен «Оста куллар» түгәрәге, «Сылукай» бию, «Күбәләк» җыр ансамбльләре оештырган.

 

“ТЕЛ ШАРТЛАТЫРЛЫК“ МАТУРЛЫК

Оста куллар бәйләгән, ясаган эшләнмәләргә клубка кергән һәркем шаккатып чыга икән. Берсеннән-берсе матур, күңел җылысын салып эшләнгән әйберләрне кибетнекеннән аерып та булмый хәтта. Моннан берничә ел элек лаеклы ялга чыккач Чаллыдан кайтып биредә төпләнгән Рәфисә апа Кәшфиева башмак бәйләүнең генә 45 (!) төрен белә.

– Баржы-Умгага кайтканчы кулга энә тоткан булдымы икән?! Ә хәзер бәйләмичә бер генә көн дә торып булмый. Үрнәкләрне интернеттан карап өйрәнәм. Үзем бәйләп карагач «кызларга» мастер-класс күрсәтәм, – ди Рәфисә апа.

Бияләй, шарфларның да ниндиләре генә юк кул остасының! Красный борга тернәкләндерү үзәгенә баргач кәгазьдән аккошлар да ясарга өйрәнеп кайткан. Алар барысы да клубта оештырылган «Оста куллар» почмагында урын алган.

Рәфисә апаның тагын бер матур шөгыле бар. Ул бакча тутырып үстергән чәчәкләрен фотога төшерергә ярата.

– Бакчам – оҗмах бакчасы. Бик күп төрле чәчәкләр үстерәм. Кергән кешенең чыгасы да килми аннан. Сез дә кунака килегез, – дип чакырды ул безне.

Асылбикә апа Хәмдиеваны да язмыш җилләре шушы авыл белән бәйләгән. Ул да гомеренең күп өлешен Чаллыда уздырган. Асылбикә апаның кул эшләре күз явын алырлык матурлар. Газетадан ясалган төрле савытлары гына да ни тора!

– Боларын сарымсак, суган салырга дип эшләдем, – дип күрсәтте ул безгә газетадан эшләнгән бер савытны.

Балалары, оныкларына матур жилетлар, үзенә шәлләр дә бәйли Асылбикә апа. Аның җитәкчелегендә сырлы кәгазьдән, салфеткалардан бик матур чәчәкләр дә ясаганнар авыл апалары. Аларны үз куллары белән ясаган вазага утыртып куйгач клубка үзгә бер матурлык өстәлгән.

Әлфия Рамазанова, Галя Лунина, Дания Фәйзрахманова да бәйләгән әйберләре белән мактана алалар. Өлкән яшьтә булсалар да Суфия апа Ахунова, Нурания апа Гарифуллинаның да кулларыннан энә белән җеп төшми икән. Ә Суфия апа Тимергазина  гомер көзенә кереп барганда да чигү белән шөгыльләнүен дәвам итә.

– Заманында егетләрне дә армиягә чиккән яулык бүләк итеп озата идек, – дип хатирәләргә дә бирелеп алды ул.

БӘЙРӘМ АРТЫ БӘЙРӘМ

Әле күптән түгел Ижминводыда яшәүче авылдашлары килеп авыл апаларының клубтагы эшләре белән танышып киткәннәр. Алар да өлкәннәр белән төрле түгәрәкләр оештырырга ниятлиләр икән. Бу көннәрдә Барҗы-Умга уңганнары калфак тегү эшенең асылына төшенәләр. Үзләре шомаргач ул шөгыльләренә башкаларны да өйрәтерләр әле.  Ял иткән арада җырлап-биеп алалар, алдагы концертка репетиция ясыйлар.

– Бәйрәмнәрнең тынып торганы юк клубта. Мөдиребез Алсу авылдагы һәркемне клубка тарта белә. Нинди генә кичәләр уйлап тапмый. Календарь бәйрәмнәрдән тыш «Яулык бәйрәме», «Урам концертлары» уздыру матур традициягә әйләнде. Көз көне уңыш җыеп алынгач җиләк-җимеш, яшелчә «туе» уздырабыз. Кышка салатлар әзерләү рецептларын алышабыз, тәмле пироглар пешереп алып килеп сыйланабыз, – ди авылның активисты, кичәләргә “җан өрүче“ Рамилә апа Хикмәтуллина.

Бәйрәмнәрдә авылның иң өлкән кешеләре 85 яшьлек Нәзирә апа Саттарова, 80не узган Рәхилә апа Нигъмәтуллина, 72 яшьлек Мөнҗибә апа Мәрдиева, 70е тулган Рәйсә апа Шакирова да читтә калмый. Баянчылары да үзләренеке! Тәлгать абый Гыйззәтов һәр бәйрәмне гармун моңнарына күмә.

– Авылыбызда алыштыргысыз Кыш бабаебыз да бар. Кырык еллап инде бу вазифаны Муллаян абый Ахунов башкара, – ди Алсу.

Бәйрәмнән соң җыелышып чәй эчкәндә концертка бәя дә бирәләр. Табын артында да сәхнә осталары Әлфия Гатина, Гөлүзә Тимергазина тик тотмыйлар апаларны. Әле мәзәк сөйләп көлдереп алалар, әле җыр сузалар икән. Иганәчелек ярдәме күрсәтүче Зәмфирә–Өлфәт Моратовлар, машина белән ярдәм итүче Гөлсәрия–Илдар Муллануровлар, Зөлфәт Гатинга да рәхмәтле авыл уңганнары.

Хәзер 1 Май җитүен һәм Карга боткасы бәйрәмен көтә халык. Анысын урман буена җыелып уздыралар икән. Бала-чага, яшьләр дә җыела бирегә. Клуб каршында эшләүче «Сандугачым» җыр ансамбленә йөрүче балалар, читтә укучы егетләр Салават Ибраһимов, Ранис Сафиуллин да моңлы җырлары белән бизәр бәйрәмне.

 

 

ЧИШМӘ БӘЙРӘМЕ ДӘ БУЛЫР

Барҗы-Умгада яшәүчеләрнең тагын бер матур хыялы бар. «Салих» чишмәсен яңарту уйларының чынга ашуын телиләр алар. Бу фикерләрен Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевка да җиткергәннәр. Заманында авылда мәчет салдырган Салих Аитовның дусты Миңнегали әфәнде матди яктан ярдәм итәргә дә ышандырган. Димәк, бик тиздән чишмәне төзекләндерү эшләре башланачак биредә. Көмеш сулы чишмә яны танымаслык булып үзгәргәч, анда да бәйрәм ясар әле авыл осталары. Алар бит һәр бәйрәмне үзгә матурлык белән, аңа ниндидер җылылык һәм нур өстәп уздыра беләләр…

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International