Тәбәрледә тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәләре ясыйлар

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

“Шәһәрдә яшәп карадым инде мин. Чаллыда да, Ижауда да эшләдем. Әмма калада үземә урын табалмадым. Туган авылым Тәбәрлегә кайтып, Руслан белән эшли башлагач кына күңел тынычланды“, – ди Шамил ӘХМӘТОВ.

Моннан дүрт ел элек Балтач егете, Тәбәрле кияве Руслан Шәймәрданов туган ягындагы осталар үрнәгендә Тәбәрледә тәрәзә йөзлекләре ясау буенча үз эшен ачып карарга була. Аңа ярдәмгә Шамил дә килә. Иң беренче йөзлекләрне үрнәккә дип Балтачтан алып кайталар.

–       Ий, ул вакытлар искә төшсә көләсе дә килә инде. Беренче йөзлекләрне курка-курка ясадык та, заказ бирүченең тәрәзәсенә урнаштырдык. Эш беткәч карап торабыз, төсле, матур йөзлекләрдән күзне алып булмый бит. Шуннан күңел үсеп китте. Бер-бер артлы заказлар ява башлады. Хәтта газетада рекламаны да бер генә тапкыр урнаштырдык. Эш ачканга дүрт ел узса да, заказның кимеп торганы юк, – ди Шамил.

Хәзер егетләр аякларында нык басып торалар. Русланга гаиләсе белән туган якларына кайтып китәргә туры килсә дә, Тәбәрле белән Балтач арасына тузан кундырмый ул. Материал алып кайтырга кирәкме, йөзлекләр урнаштырыргамы –тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып җитә.

Егетләр йөзлекләрне профнастил ясый торган шома, төсле калайдан эшлиләр. Агачка караганда өстенлекләре дә бар: алар черми һәм буйыйсы юк. Күңелең теләгән бизәкне дә ясарга була.

...Элекке АТС бүлмәсендә эш кайный бүген. Шамил көн-төн биредә калай кисү, бизәк төшерү белән мәшгуль. Калай кисә торган станок та сатып алганнар. Әзер калай өстенә үрнәк чәчәкне куеп кайчы белән кисеп чыгу да әллә ни авырлык тудырмый. Ә менә бизәкләрне тишә торган станокны үзләре ясаганнар осталар.

–       Ул вакытта мондый станок белән эшләүчеләр бик сирәк иде. Без аны озак уйлап, бик тырышып ясадык, – ди Руслан.

Бизәкләрне дә яңартып торырга тырышалар егетләр. Аларга оста рәссам да булырга туры килә икән.

– Кайда нинди матур тәрәзә йөзлеге күрәбез, бизәген истә калдырырга тырышабыз. Күчереп ясамасак та кайбер элементларын алабыз, – ди Шамил.

Тәбәрле йортларының күп тәрәзәләрен Руслан һәм Шамил ясаган йөзлекләр бизи бүген. Капкаларга бизәкләрне дә бу осталар ясаган. Коймага беркетелгән почта әрҗәләре дә үзгә матурлык өстәп тора. Районда гына түгел, Чаллы, Зәй, Әлнәш районнарында да беләләр бу оста егетләрне. Үзләре барып йөзлек үлчәмен алалар, бер атна эчендә заказны үтиләр, алып барып урнаштырып та куялар. Бу көннәрдә Зәй районының Пуст-Ашит авылында эшлиләр алар.

–       Бик күп заказ алдык бу авылдан. Андагы мәчет тәрәзәләренә дә йөзлекләр куйдык. Хәзер авыл халкына йөзлекләр ясыйбыз, – ди Шамил.

Әле үзенең өен дә тәртипкә китереп бетерәсе бар. Ерактан ук балкып тора Шамил төзегән өй. Тәрәзә йөзлекләре, капка бизәкләре – барысын да күңел җылысын кушып ясаган ул.

–       Шәһәрдә кеше фатирын “снимать“ итеп, ярты хезмәт хакын шул фатирга түләп яшәүчеләргә аптырыйм. Әнә, болын кебек өем, яраткан эшем бар. Авылыбыз матур. Юк, китмим мин авылдан. Монда тудым, монда үстем, монда рәхәтләнеп эшлим әле, – ди Шамил.

 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International