Девәтернә мәктәбе укучылары тарихны “су урынына эчә“

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Казанда ТР фәннәр Академиясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды оештырган М.И.Мәхмүтов исемендәге “Фәнсар” II Республика фәнни-практик конференциясе конкурсының очный турына Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбеннән икътисад һәм тарих юнәлешләрендә тарих һәм география укытучысы Илдус Шәйхетдинов җитәкчелегендә дүрт укучы катнашты.

Тарих секциясендә республика буенча II турга үткән 12 укучы арасыннан билгеләнгән 3 җиңүченең икесе Ләйсән Фәррахова һәм Алия Шакирова Девәтернә мәктәбеннән булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International