Бу күрсәткеч буенча беренче ике урында – Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре.
Беренче бишлекне исә Екатеринбург һәм Түбән Новгород йомгаклый. Әлеге рейтинг Россия фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе галимнәре Александр Соколов белән Оксана Руднева тарафыннан төзелгән.Россия шәһәрләре рейтингын яшәү өчен уңайлылык дәрәҗәсе буенча төзелгән. Авторлар шәһәрдә метро булу, уңайлы авиаэлемтә, шулай ук югары уку йортлары һәм театрлар саны кебек 25 төрле күрсәткечне исәпкә алган.
Рейтингның иң азагында Новокузнецк, Томск, Владивосток, Барнаул һәм Хабаровск урнашкан. Әлеге Россия шәһәрләре, тикшеренүчеләр фикеренчә, тормыш өчен бик үк уңайлы түгел. Әлеге исемлектә Татарстан шәһәрләреннән Яр Чаллы да тәкъдим ителгән. Алар Самара белән 14нче һәм 15нче урынны бүлешә.