Депутатлар бала тәрбияләү буенча пособиене өч яшькә кадәр озайтырга тәкъдим итә

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Әлегә ул беренче ел ярым дәвамында гына бирелә

 

Бу хакта әлеге закон проектын әзерләнгән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитетының депутаты Сергей Вострецов сүзләренә сылтама белән РИА Новости язып чыккан.Шулай ук бу инициатива билгеләнгән күләмдә өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларына балалар бакчасында урын булмаган затларга да акча түләүне күздә тота.

Айлык түләү суммасы бу очракта һәр балага өч мең сум тәшкил итәчәк.Хәзер бала карау буенча түләүләр беренче ел ярым дәвамында гына бирелә, аның күләме уртача хезмәт хакының якынча 40 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, сумма эшләү-эшләмәүгә, ялга киткәнче булган хезмәт хакына, шулай ук кайсы төбәктә яшәгәнеңә дә бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International