Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

2017 елның 1 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән халкыбызның бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз.

Кояшлы, ямьле яз яшәүгә дәрт, көч-рух уятса, хезмәт һәммәбезне берләштерә, бер максатка әйди, бердәм булып эшләргә өйрәтә.

Гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, якыннарыгызга исәнлек-саулык телибез. Бәйрәмне тыныч күңел белән үткәрергә, игелекле гамәлләр белән башкаларны сөендерергә язсын. Гомерегез яз кебек кояшлы, аяз күкле, нурлы һәм якты булсын.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International