Хөрмәтле элемтә тармагы хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Бүгенге тормышны телефон элемтәсе, радио, телевидение, интернеттан башка күз алдына да китерүе авыр. Болар көнкүрешебезне уңайлырак, ә эшебезне тагын да нәтиҗәлерәк итә. Яңа технологияләрдән файдаланып, киләчәктә районыбыз икътисадын һәм социаль тормышны тагын да үстерү өчен тырыш хезмәт куячагыгызга ышанабыз.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, эшегездә яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, иминлек телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ