Шаршады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган матур бәйрәм чаралары

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

8 нче май көнне Шаршады авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган матур гына бәйрәм чаралары булып узды. Иртәнге якта “Бесмертный полк” белән  авыл халкы  авыл урамнарыннан узды.”Бесмертный полк” беренче ел гына  булуга карамастан  30 лап кеше  ветераннарыбызны  искә алырга җыелган иде.Соңыннан авылыбыз  клубында мәктәп укучылары  катнашында митинг булды.Клуб үзешчәннәре тарафыннан ветераннарыбыз  өчен  матур концерт номерлары күрсәтелде. Китапханә тарафыннан  “Мәңгелек ут янында” дип исемләнгән укучылар ясаган рәсемнәрдән  рәсем күргәзмәсе ясалган иде.Әби-бабайларыбыз  үзләрен  зурлап  искә алганнары өчен  барлык бәйрәм оештыручыларга  рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International