Әгерҗедә “Үлемсез полк“та бер меңгә якын кеше катнашты

2017 елның 12 мае, җомга

9 Май – Җиңү көнендә Бөтенроссия “Үлемсез полк“ хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Әгерҗедә бер меңгә якын кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-бабалары, туганнарының фотосурәтләрен тотып бәйрәм мәйданына чыкты.

Район башлыгы Валерий Макаров та бабасы Трофим Ефимовның фотосын тотып колоннаның иң алгы сафыннан атлады.

–        Бүген тыныч күк йөзе өчен канлы көрәштә гомерләрен биргән, сәламәтлекләрен югалткан тулы бер буынны искә алабыз. Яу кырында башларын салган, фронт юлын узып туган якларга кайткач мәңгелеккә күзләрен йомган батырлар белән без горурланабыз. Аларның исемнәре буыннан-буынга тапшырылсын. Балаларыбыз, оныкларыбыз, алардан соң килгән буыннар да әби-бабалары күрсәткән батырлыкны белергә тиеш, – диде Валерий Владимирович.

Әнә, фотосурәтләр тоткан шәһәрдәшләребез шәһәр урамнары буйлап горур атлап килә. Балалар бакчалары, мәктәп укучылары, оешма-предприятие хезмәткәрләре, инде үзләре әби-бабайлар булган шәһәрдәшләребез... Алар арасында әле күптән түгел “Иң дус сыйныф“ республика бәйгесендә катнашып икенче урын алган 1нче гимназиянең 6а сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре дә бар иде...

–        Әбием Нәҗибә сугыш башланган дигән хәбәрне Сарапул базарына әйбер сатарга барган җиреннән ишетеп кайта. Аның ире – бабам Хикмәт Ибраев беренче төркем белән фронтка китә. Бары бер хаты гына килеп кала. Ул шул ук елны хәбәрсез югала. Өлкән бала – әнием Асиягә ул вакытта нибары 6 яшь була. Әбием ялгызы өч баланы аякка бастыра. Ул гомере буе бабам кайтыр дип аны көтеп яшәгән... – ди Әлфия Заһретдинова.

–        Ә минем әткәй Алексей Краснов фронтта элемтә бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә. Берлинга кадәр барып җитә. Әткәй 73 яшенә кадәр яшәп 1997 елда вафат булды, – ди Владимир Краснов.

... Бу фотосурәтләрдәге райондашлар безнең күңелләрдә әнә шулай мәңге яшь булып калырлар. Батырлар – үлемсез...

Белешмә:

“Үлемсез полк“ акциясе тәүге тапкыр 2007 елда – Төмәндә, 2008 елда Томскида уздырыла. Әлеге акциягә акрынлап бөтен ил кушыла. Безнең районда да ул киң колач җәйде. Һәр авылда, Әгерҗедә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митингта якыннарының фотоларын тотып баскан йөзләгән кешене күрергә була.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International