Әгерҗедә Җиңү бәйрәме алдыннан “Тынычлык эстафетасы“ узды

2017 елның 12 мае, җомга

Әгерҗедә быел “Тынычлык эстафетасы“н 32нче тапкыр уздырдылар. Райондашлар  беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 1985 елда йөгерү юлларына чыккан булганнар.

Көн салкын һәм җилле булуга карамастан, шәһәрнең үзәк мәйданына йөгерешчеләр дә, җанатарлар да күп җыелган иде. Әгерҗенең дүрт һәм Бима, Күләгәш мәктәпләреннән укучылар, стартка тезелгәнче, төрле физик күнегүләр ясап, гәүдәләрен җылытып алдылар.

–       Бима мәктәбеннән укучылар һәм укытучылар утырган автобус иртәнге сәгать сигездә Әгерҗедә иде инде. Башта йөгерү юлларын өйрәнделәр, аннан кемнең кайсы этапка басачагын билгеләделәр. Көчле чаңгычылары, җиңел атлетика буенча җиңүчеләре белән дан тотучы бу мәктәп укучылары ярышта, һичшиксез, сынатмас, – диде спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.

5-9 сыйныф укучылары арасында икенче этапта лидерлыкны үз кулына алган 2нче мәктәп укучылары финишка җиткәнче беркемгә дә узарга мөмкинлек бирмәделәр. Икенче урынны – 3нче, өченче урынны Бима мәктәбе укучылары алды.  

–       Финишка җиткәндә алҗу нык сизелде. Аяклар хәлсезләнде. Әмма без команда өчен йөгерәбез. Шулай булгач берничек тә сынатырга ярамый иде. Бердәмлек безне икенче урынга чыгарды, – диде 3нче мәктәп укучысы Гүзәл Шакирова.

10-11 сыйныфлар арасында призлы урыннарны Бима, 3нче һәм 4нче мәктәпләре алдылар.

Хезмәт коллективларыннан Бима мәктәбе, Пенсия фонды, район мәгариф идарәләре, үзәк хастаханә, локомотив депосы, халыкны социаль яклау идарәсе, 27нче училище командалары йөгерү юлларына чыктылар. Укытучылар бу юлы да сынатмады. Бима мәктәбе, мәгариф идарәсе беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Локомотив депосы өченче урынны алды. Беренче урын алган командаларга Кубоклар, призлы урын алучыларга медальләр, Дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.

...Тагын бер Тынычлык эстафетасы тарихка кереп калды. Ил-көннәр тыныч булып, Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алганда да әлеге ярышта очрашырга язсын дип таралыштылар йөгерешчеләр.  

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International