Яз сыный авыл кешесен

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

“Быелгы яз сыный авыл кешесен. Һава торышы рәхәтләнеп ни бакчада, ни басу-кырларда эшләргә ирек бирми. Кырык ел трактор иярләгән җир улы буларак шуны әйтә алам, эшләгән дәвердә мондый язны берничә тапкыр гына күрергә туры килде”, – ди “Агрофирма-Әгерҗе” ширкәтенең “Тәбәрле” участогы механизаторы Илдархан ХӘБИБУЛЛИН.

Чынлап та, яз иртә килә дигән сүзләр дөреслеккә туры килмәде быел. Майның яртысы узып барса да, әле һаман җылы көннәр белән сөендерми табигать. Менә тагын яңгырлы көннәр чәчүгә аяк чалды. Ә бу игенчеләрне аеруча борчуга сала.

–       Узган ел апрель урталарында тырмага чыккан идек. Быел аңа бер атна соңрак керештек. Чәчүне дә әле ун көн элек кенә башладык. Кояшлы көннәр булса, без көн-төн эшләргә дә риза. Әмма яңгыр һәм салкыннар комачаулый. Шулай да төшенкелеккә бирелмибез. Көзен чәчкән арышларыбыз ямь-яшел булып матур гына үсеп киләләр. Кояш ныграк кыздырып җибәрсә, хәзер чәчкән бодай, солылар да бик тиз шытып чыгар, – ди Илдархан абый.

Бүлекчәнең иң тәҗрибәле механизаторы, әнә шулай, һәр бөртек өчен җан ата. Көздән чәчеп калдырган бер мең гектар мәйдандагы арышлар өчен дә ул кышкы салкыннарда борчылуын яшерми. Кар эри башлагач та басу-кырларны  ничәмә-ничә кат әйләнеп кайтты микән ул!

–       Хуҗалыкта ел әйләнәсе эшнең туктап торганы юк. Менә хәзер чәчү башланды. Аннан соң печән өлгерә. Аңа сенаж әзерләгәү, урып-җыю эшләре тоташа. Иң соңыннан көзге культураларны җир куенына салабыз, – ди Илдархан абый.

Берәр ай чамасы ял итеп алгач тагын җиң сызганып эшкә керешә авыл хезмәтчәне. Кышын техникаларны, агрегатларны ремонтлыйлар. Илдархан абый МТЗ-1221 тракторын яшь бала тәрбияләгәндәй, көйләп-җайлап кына тора. 

–       12 ел элек шушы яңа тракторны бирделәр. Шуннан бирле күз карасы кебек саклыйм аны. Техниканы карап, төзәтеп, майлап тормасаң, ватылуын көт тә тор. Шуңа тракторны да, агрегатларны да җиренә җиткереп үзем ремонтлыйм мин, – диде ул.

Улы Илфатның да туган авылы Сокманда калуына сөенә Илдархан абый. Әтиле-уллы Хәбибуллиннар авылның тоткасы бүген дисәк тә ялгыш булмас. Авылдашларының бакчасын сукаларга кирәкме, печәнен чабаргамы – ярдәмгә килергә һәрчак әзер алар. 

Илфат та әтисе үрнәгендә трактор иярли. Яз-көз кырларны иңли, җирне чәчүгә әзерләп, гәрәбәдәй алтын бөртекләрне җир куенына сала, көзен исә игеннән бушап калган басу-кырларны эшкәртеп кышка кертә.

–       Язгы кыр эшләрендә һәрвакыт алдынгы урыннарны яулыйлар Хәбибуллиннар. Илдархан “Кыр батыры” дигән исемгә дә тап төшерми. Көн саен 60-70 гектар мәйданга бөртеклеләр чәчә ул, – ди “Тәбәрле” участогы идарәчесе Заил Мәдишин.

–       Ягулык-майлау материаллары белән җитәрлек күләмдә тәэмин итеп торсалар, техника ватылмаса, һава торышы сынатмаса, без – авыл хезмәтчәннәре кыр эшләрен вакытында төгәлләү өчен тырышачакбыз, – ди Илдархан абый.

Менә шундый күтәренке рух белән эшли бүген авыл хезмәтчәне. Аларга язгы кыр эшләрен шундый ук күтәренкелек белән башкарып чыгарга язсын дип телисе генә кала.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International