Талантлы син, якташ туганым

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Әгерҗе мәдәният сараенда Әгерҗедә туып-үскән якташыбыз – Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Рәгъде Хәлитовның 75 яшьлек гомер бәйрәме һәм педагогик эшчәнлегенең 55 еллыгы уңаеннан әнә шул исемдәге кичә узды. Кичәдә Рәгъде әфәнденең иҗатын хөрмәт итүче якташлары катнашты.

 

–       Әгерҗе төбәгеннән чыккан талантлар күп, әмма музыка сәнгате өлкәсендә профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән сәнгать әһеле буларак, Сез – бердәнбер. Шуңа без сезнең белән горурланыбыз, – диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов юбилярны район башлыгы Валерий Макаров исеменнән тәбрикләп. Ул якташыбызга истәлек бүләкләре тапшырды.

Муниципаль хезмәт ветераны Нәзирә Гарифуллина Рәгъде әфәндене “Якташлар” җәмгыяте башында торучыларның берсе дип атады. Тугыз балага гомер бүләк иткән әнисе Нурдидә апа турында да җылы сүзләр җиткерде Нәзирә ханым.   Музыкантны котларга ул белем алган 1нче гимназиядән дә (ул чакта 34нче мәктәп) килгәннәр иде. Укучыларның “Без сезнең иҗади хезмәтегезне ихтирам итәбез” дигән сүзләре сәнгать әһеленең күңеленә хуш килми калмагандыр.

Әгерҗенең сәнгать мәктәбе укучылары, башка сәхнә осталары матур чыгышлары белән сөендерделәр. Музыкант сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллинага үзенең җыентыгын һәм курай бүләк итте. Рәгъде әфәнде гармуннарда да уйнады. Аның:

–       Мин  әле гармунымны кулымнан төшерергә уйламыйм, – дигән сүзләрен тамашачылар көчле алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International