Кодаш авылыннан Рәхимә әбигә – 100 яшь

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Кодашта яшәүче Рәхимә әби Әхмәтшина бер гасырлык юбилеена килеп җитте.

Аны Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәхсән үзе исеменнән район башлыгы Валерий Макаров котлады. 100 яшьлек әбине  тәбрикләргә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс  Гатауллин, “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәтенең “Биектау” бүлекчәсе идарәчесе Фирдәвес Сәләхиев, Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров та килгәннәр иде. Сугыш елларында авыл пекарнясында ипи пешерүче,  тыныч тормышта озак еллар фермада бозау караучы, аннан ашханәдә эшләгән Рәхимә әбигә иң изге теләкләрен юлладылар җитәкчеләр. Кодашның Ак әбисен котларга авылдашлары да килгән иде. Алар белән гамьле әңгәмә корып, үткәннәрне искә алып утырды Рәхимә әби. Бүгенге көндә туган авылында оныгы Фәнилә тәрбиясендә яши ул.

–        Хөрмәтләп тәрбияләгәне өчен бик тә рәхмәтле кызымның кызына. Кызым Розалиянең генә гомере кыска булды, – дип, 52 яшендә фани дөньяга күчкән кызын да искә төшерде әби.     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International