Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 4 нче сыйныф өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Беренче баскычларын тәмамлап икенче елга бу укучылар Көчек мәктәбенә юл алачаклар. Чыгарылыш кичәсе бик күңелле үтте. Укучылар яраткан укытучы апаларына,әти-әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар,биеделәр. Әти-әниләр дә изге теләкләрен йөрәк җимешләренә юлладылар, балаларын укыткан укытучы, тәмле ашлар белән сыйлаган пешекче апаларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм тәмаланганнан соң 4 нче сыйныф укучылары укытучы аплары, әти-әниләре белән берлектә мәктәп ишегалдына алмагач агачы утырттылар.Алмагач агачы 2017 нче елгы 4 нче сыйныф чыгарылыш укучыларын һәрвакыт искә төшереп торыр. Укучыларда үзләре утырткан алмагачны, укытучы апаларын сагынып бик еш туган мәктәпләренә кунакка килербез дип сүз бирделәр.