Красныйборлылар мәчетле булды

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан Красный борда күптән көтелгән вакыйга – яңа төзелгән мәчет ачу тантанасы булды.

–       Без мәчетебез ачылуны биш ел көттек. Ниһаять, ул көн җитте. Изге йортыбызны төзүгә бик күпләр үз өлешен кертте. Аларның һәркайсына Аллаһының рәхмәте булсын иде, – диде мәчетне төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Рәшит ага Мөхәммәтдинов. 

Аллаһ йортын төзүгә ярдәм итүчеләрнең исемнәрен аерым-аерым атамасак та, Әгерҗедән 90 яшьлек Саҗидә әби Галимованы әйтми калдыру мөмкин түгел. Халыктан хәер-сәдака җыеп Красный бор мәчете төзелешенә 256 мең сум акча тапшырган ул. Әгерҗедәге “Нур“ мәдрәсәсен һәм мәчетен төзүгә дә байтак кына матди өлеш керткән өлкән дин кардәшебезгә райондашларыбыз исеменнән олы рәхмәт сүзләре җиткерү урынлы булыр. Район башлыгы Валерий Макаров һәм аның урынбасары Ришат Нурисламов Саҗидә әбигә һәм Аллаһ йортын төзүгә  ярдәм иткән башка кардәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырды. Район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин бүләкләр таратты.

– Бу мәчет – районда утыз өченчесе. Шулай бердәм булып мәчет төзегәнсез икән, бердәм булып анда йөрерсез дип тә ышанам, – диде Валерий Макаров.

Красныйборлыларның шатлыгын уртаклашырга читтән дә дин кардәшләребез килгән иде.

Менделеев районы-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Казанның “Өмет“ мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевның үтемле чыгышлары җыелган халыкны битараф калдырмагандыр.   

– Кайчандыр әби-бабаларыбыз мәчет манарасын кискәнгә көенгән булсалар, без бүген изге йорт ачылуына сөенәбез. Әмма мәчет төзү – ул эшнең башы гына әле. Сезнең бурыч –  аның манарасыннан азан яңгырату, Аллаһ йортында намаз, Коръән  уку, изге йортка балаларны да җәлеп итү. Шуны онытмагыз: мәчеттә укылган намазның савабы өйдә укылганына караганда 27 тапкырга артык. Шуңа күрә җомга намазларына булса да йөрергә тырышыгыз, – диде Руслан хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Ясәвиевның:

–       Пәйгамбәребезнең шундый вәгъдәсе бар: мәчеткә килүче – ул Аллаһының кунагы. Шуңа күрә имам әлеге кешегә тиешле хөрмәт күрсәтергә бурычлы. Олы кешеме ул, бала-чагамы – анысы мөһим түгел. Шул ук вакытта имамга ихтирамлы карашта булу турында да онытырга ярамый. Имамны сайлап куйгансыз икән, аны тыңларга, ярдәм итәргә кирәк, – дигән сүзләре дә урынлы яңгырады.

–       Мәчет Аллаһ ризалыгы өчен төзелә. Пәйгамбәребез: “Кем дә кем изге йорт төзүгә үз өлешен кертә икән, Раббыбыз аңа җәннәттә йорт төзер” дип сөендерә. Изге эшкә өлеш кертүчеләргә Аллаһ савабын бирер, иншаллаһ, – диде Ирек хәзрәт.

Өйлә намазы вакыты җиткәч, кардәшләребез, бердәм булып, яңа мәчет эченә үттеләр. Мәчетнең эчке ягы да, тышкы өлеше кебек үк, бик күркәм. Урыны да бик уңайлы. Красный бор тернәкләндерү үзәгенә ял итәргә килүче дин кардәшләребезгә дә намаз уку өчен Аллаһ йортына килергә мөмкин хәзер.

Изге Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара. 26 майда мәчетләрдә беренче тәравих намазлары укыла. Аннан изге ай дәвамында кардәшләребез Аллаһ йортларына тәравих намазларына йөриячәк. Яңа ачылган Красный бор мәчетендә дә көн саен азан яңгырар дип өметләник. Бу – ышаныч кына түгел, иң изге теләк тә.          

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International