Вольный Трудтан Насыйровлар тәрбиягә алган унбер балага әти-әни җылысы биреп яшиләр

2017 елның 2 июне, җомга

Вольный Трудта яшәүче Алена–Фәнил НАСЫЙРОВлар, унбер ятим – алты малай, биш кызны үз канатлары астына алып, аларга әти-әни җылысы биреп яшиләр. Унбер бала – унбер язмыш, ди Алена.

ЭНЕКӘШ КИРӘК МИҢА

Әгерҗедә яшәгән Алена белән Вольный Трудта гомер кичергән Фәнилне язмыш 1996 елда таныштыра. Шәһәрдә туып-үссә дә авыл тормышы куркытмый Аленаны. Унлап кына йортта ут янучы Вольный Труд авылының тирә-ягын урманнар әйләндереп алган бер “утравында“ җир җимертеп дөнья көтүче Фәнилгә тормышка чыга ул. Уртак балалары Эрик тугач, дөньялары тагын да түгәрәкләнеп китә.

 

–       Улыбыз үсә башлагач, аралашырга, уйнарга иптәш юклыктан зарлана, “энекәш яки сеңелкәш“ алып кайтыгыз миңа, ди башлады. Үземнең дә бик тә кыз бала яратасым килә иде. Уйлаштык-уйлаштык та Алабугага – приютка юл алдык. Безгә 3,5 яшьлек Диананы күрсәттеләр. Әмма ул үзе генә түгел, аның өч бертуган абыйсы да бар иде. Барысын да алып кайтып китәргә туры килде, – ди Алена Наилевна.

Дүрт ел элек булган әлеге күңелле вакыйгаларны кичә генә булган кебек сөйли Алена ханым. Балалар Насыйровларга бик тиз ияләшәләр. Кайткан көнне үк “әти-әни“ дип эндәшә башлыйлар, абыйлары Эрик белән дә уртак телне тиз табалар. Насыйровлар, әнә шулай, бер көн эчендә күпбалалы әти-әнигә әйләнәләр, йортлары бала тавышына күмелә аларның.

 

ДИАНАГА – ИПТӘШКӘ

Бала тәрбияләү мәшәкатенә баш-аягы белән чумган Алена ханым дүрт малай арасында үсүче дүрт яшьлек Диананың үзен кая куярга белми моңсу йөрүенә генә аптырый. Аңа да иптәш кирәк дип янә балалар йортына юл ала ул ире белән. Бу юлы Инель, Ирина, Айнурны үз канатлары астына сыендыралар. Бераз вакыттан Рөстәм белән Лидияне алып кайталар.

–       Балалар арта, әмма кечкенә кыз сөясе килү теләге сүрелми генә бит. Ике ел элек тагын приютка юл тоттык. Ходай кыз яратсаң, икене үстер дигәндер инде, игезәкләр Даша белән Ксюшаны тәкъдим иттеләр.

Шулай итеп, Насыйровлар унике балалы зур гаиләгә әйләнәләр. Эрикның алты энесе, биш сеңлесе бар хәзер.

 

ҮЗ БАЛАЛАРЫБЫЗ КЕБЕК КАДЕРЛЕ

Болын кебек өйдә һәркемнең үз урыны. Кызлар һәм малайларның аерым бүлмәләре бар. Алар матур итеп җиһазландырылган. Һәркемгә үз эше белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган. Кызлар пазл җыярга яраталар, малайлар лего белән уйныйлар. Зурракларның кулында – планшет, компьютер, телефон. Барысы бергә җыелышып телевизор карыйлар.

–       Бернәрсәдән дә чикләргә тырышмыйбыз. Өйдә дүртәр телевизор, планшет, ике компьютер бар. Балаларның телефоннары да – заманча, – ди Фәнил әфәнде.  

 

 

Малайлар-кызлар эшкә дә өйрәнеп үсәләр. Абзардагы малларны карауда әтиләренең уң кулы алар. Техника да иярләргә өйрәнәләр, бакчада да эшлиләр. Кызлар әниләре янында кайнаша. Ашарга пешергәндә, савыт-саба юганда, өй җыештырганда әниләренең төп ярдәмчеләре алар. Хәзер кызларның төп вазифасы – тавык-чебешләр, каз бәбкәләрен тәрбияләү. Җәй көне Насыйровлар бөтен гаиләләре белән урманга җиләк, гөмбә җыярга йөриләр. Малайларның тагын бер яраткан шөгыле – Яңавыл буасында балык каптыру. Җәйге эссе көннәрдә балаларга коену өчен хуҗа бассейн да ясап куйган. Ишегалдында да уйнарга таганнар, комлыклар бар. 

–       Әтиебезне дә, әниебезне дә бик яратабыз. Алар безне бик тәмле ашаталар, матур киендерәләр, – ди Диана.

Бәйрәмнәрне дә күңелле итеп уздыралар бу йортта. Ул көнне әтиләре малайлар белән шашлык пешерә, әниләре иң тәмле ризыкларны әзерли.

–       Яңа ел, 8 Мартта балалар үзләре безгә “сюрприз“ ясыйлар. Ул көнне кухняда алар хуҗа, – ди Алена ханым.

Насыйровлар бала тәрбияләүдә тагын бер алымны кулланалар икән: һәр олы балага бер кечкенә бала беркетелгән. Ул аның тәртибе, укуы өчен җавап бирә.

–       Тирсә мәктәбендә укучыларны Эрик һәрвакыт контрольдә тотты. Укытучылардан укулары белән кызыксынды, тәртипләрен дә тикшереп торды. Быел ул унберенчене тәмамлый. Аның урынына эстефета таягын башкалар кабул итеп ала, – ди Алена ханым.

–       Балаларның барысын да тигез күрәбез, яратабыз. Алар хәзер үзебезнекеләр кебек кадерле. Унсигезләре тулгач аерылуны күз алдына да китермибез. Аларның күбесе безнең белән калабыз диләр, – ди Фәнил әфәнде.

Әти-әниләрен шулкадәр яратмасалар, балалар бакчасыннан кайтучы өч кызлары Лидия, Даша, Ксюша ишектән кергәндә үк “әни, без сине шундый сагындык, бик яратабыз үзеңне“, дип әниләренең кочагына сарылмаслар иде. Алар янына берәм-берәм калганнары килеп кушылды. Әлеге минутларда Алена белән Фәнилдән һәм шушы балалардан да бәхетле кеше юктыр кебек тоелды. 

...Бу малайлар-кызлар биредә гаилә җылысын тапкан инде. Алар бүген әти-әни канаты астында үсүләре, аларны яклаучы һәм саклаучылары булу белән бәхетле. Әмма күңелдә бер генә төер бар: шушы нарасыйларны язмыш кочагына ташлаган “күке“ әниләр балалары турында искә төшерә микән...

Белешмә:

3 июньдә Насыйровларның тәрбиягә алган сигез баласы Кырымга ике атнага сәяхәткә китә. Аларга диңгез буенда ял итү өчен юлламаны “Ел хәйриячесе“ республика бәйгесендә тапшырдылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International