Социаль һәм мәдәният хезмәткәрләре Кадыбаш әбиләрен Көтмәс буена алып барды

2017 елның 6 июне, сишәмбе

мьле җәйгә аяк бастык. Ниһаять, бар табигать яңарды, үсемлекләр кояшка үрелә башлады.  Күңел еракларга ашкынса да, мөмкинлекләрең чикле булса, өйдән чыгып йөри алмасаң, бик теләсәң дә әллә кайларга барып булмый шул.

Кадыбаш авылының социаль хезмәткәре Алсу Абдуллина, үз тәрбиясендәге 80 яшьлек әби-бабайларны яшьлекләренә кайтарырга теләп, авылдан җиде чакрым ераклыкта булган Көтмәс елгасы буена сәяхәткә алып барам дигәч, өлкәннәребез югалып калдылар. Яшьлекләре үткән тугай-болыннарны да бик күрәсе килә аларның. Әмма аякларның гына атлар хәле юк. Алсуның бу изге гамәлен тормышка ашырырга мәдәният хезмәткәрләре Алсу Сибатова, Фәридә Каюмова һәм тагын лаеклы ялдагы берничә апа-абый теләк белдерделәр. Өч машина Көтмәс буена юл алды. Ә андагы матурлыкны күргәч, бөтен кеше бермәлгә тын калды. Тугай тулы ап-ак чәчәкле шомырт, алмагачлар, җәннәт бакчаларындагы кебек кошлар сайравы, үләннәрнең җете яшеллеге, тирә-юньдәге хуш ис... 

Өлкәннәребез хатирәләр яңарта башлады. Алар Көтмәс буйларыннан печән әзерләүләрен, кызыл, кара  карлыганга килүләрен, көз җиткәч шомырт, балан җыюларын искә төшерделәр. Шушы болыннарда колхоз көтүен көткән Илгиз абый Гайфиев тиз генә карлыган яфраклары җыеп алып килде, учакка чәй куеп җибәрде. Ә ул арада мәдәният хезмәткәрләре тәмле уха пешерү хәстәренә керештеләр, әбиләр хатирәләр яңарта-яңарта табын әзерләделәр. Девәтернә авылында туып-үскән  Әнисә апа Арсланова “ун еллап инде яшьлегем үткән тугайларны күргәнем юк иде“, диде.

Табын әзер булуга чәй дә кайнады, уха да пеште. Көтмәс буен Асия Габбасова, Әлфия, Фәния Рамазановалар, Әлфия  Закированың җырлары яңгыратты. Гомере буе биюче булган Сәгъдәнур апа Төхбәтова: "Их, биеп китәр идем, аякларым гына тыңламый шул", диде. Елгага балык тотарга кармак ыргытып, табигатьнең хуш исләрен иснәп, учакта пешкән ризыклар белән сыйланып, киләсе елга да исән-сау булып шушы матурлыкны күрергә язсын дип Көтмәс буе белән саубуллаштык.

Кайтканда Әнисә апа бүгенге үткән көнгә гаҗәпләнүен белдереп:"Карават саклап ята торган кеше идем бит, шундый матурлыкны күрергә ярдәм иткән Алсуларга, Фәридәгә Аллаһның рәхмәте яусын“ дип догаларын укыды. Мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларның бер генә көннәрен булса да шундый ямь өсти алуыбызга без үзебез дә бик шатландык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International