Кырындыдагы мәктәп-бакчада ремонт эшләре ахырына якынлаша

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасында элегрәк булган кеше быел яңадан кереп караса, аны танымас иде, мөгаен. Республика программасы кысаларында алып барылган капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә ярты ел эчендә танымаслык булып үзгәргән әлеге бина.

Биредә капиталь ремонтны Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ ширкәте төзүчеләре алып бара. Төзелеш эшләре 7358460 сумга исәпләнгән.

ЭЛЕК

22 ел ремонт күрмәгән бинаның түбәсеннән су аккан, кышын балалар бакчасы ягында салкын булган, тәрәзәләрдән җил өргән. Электр хуҗалыгы тузган. Канализация эшләмәгән, кайнар су булмаган. Ишекләр юньләп ябылмаган. Стеналардагы штукатурка урыны-урыны белән коелган, ә бер як стена буеннан-буена ярылган булган. Агач идәннәрдә дә – бармак сыярдай ярыклар. Түшәмнәрдәге акшар купкан.

ХӘЗЕР

Түбә алыштырылган. Тышкы як диварлар җылытылып тышланган. 25 тәрәзә, барлык ишекләр – яңа. Электр хуҗалыгы да капиталь ремонтланган. Суүткәргечләр, канализация, җылылык системалары тулысынча алыштырылган. Авария хәлендәге стена яртысына кадәр сүтелеп яңадан эшләнгән. Гомумән алганда, барлык стеналарга гипсокартон кагылып штукатурланган. Төрледән-төрле төсләргә буялган. Түшәмнәр ремонтланып буялган. Идәннәр бетонланган һәм аларга линолеум җәелгән. Балалар бакчасы ягындагы идән җылытылган. Бәдрәфләр, аш-су әзерләү, ризыкны тарату, техник һәм кер юу бүлмәләре, балаларга медицина хезмәте күрсәтү урыны – барысы да СанПин һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килердәй итеп эшләнгән. Хәтта яшелчәләр саклый торган аерым урын да булдырылган.

ЯКЫН КӨННӘРДӘ

Сыйныф бүлмәләре дә ремонтланып бетә. Мәктәпкә, бакчага керү уңае, авария керү-чыгу юллары капиталь төзекләндерелә. Урам якта койманың бер өлеше, бинага керү юлындагы баскыч алыштырыла.

КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

Ноябрь аенда башланып, кыш-яз буе дәвам иткән ремонт барышында укуда бер көн дә өзеклек булмаган, балалар бакчасы да бер генә көнгә дә ябылмаган.

–       Һәр кичне бергәләп алдагы көнне башкарылачак эшне планлаштыра идек. Мәктәп һәм бакча коллективлары белән уртак тел табып, килешеп эшләдек. Кирәк чакта алар безгә ярдәм иттеләр, ихтыяҗ булганда – без аларга, – ди бригадир Мгер Бегианян.

–       Төзүчеләр һәр сүзебезгә колак салдылар. Алны-ялны белми эшләделәр. Без алар эшеннән канәгать, – диләр мәктәп-бакча директоры Рафилә Алиева һәм бакча тәрбиячесе Рәфинә Сабирҗанова.

–       Республикабыз җитәкчелегенә, район башлыгы Валерий Макаровка, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинага, төзелеш эшләренең башында торган ширкәт директоры Тигран Агаджанянга зур рәхмәт. Коллективыбыз, балаларыбыз, ата-аналарыбызга бик зур бүләк ясадылар, – дип сөенәләр.

Төзекләндерү барышында килеп туган теләсә нинди мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә ашыккан авыл җирлеге башлыгы Илназ Закировка да рәхмәтле алар.

Әйе, юкка гына “киңәшле эш таркалмас”, димиләр шул. Уртак максат белән яну, бер йодрык булып эшләү ярты ел эчендә мәктәп-бакчаны танымаслык итеп үзгәртергә ярдәм иткән дә инде аларга.

ЯҢА УКУ ЕЛЫН – ЯҢАРТЫЛГАН БИНАДА

33 укучы яңа уку елын яңартылган бинада башлап җибәрәчәк. Шуларның җидесе – беренче сыйныфка укырга барачак малай-кызлар. Балалар бакчасында тәрбияләнүче 25 сабый хәзер үк сөенә-сөенә йөриләр бакчага. Биредә эшләүче ундүрт хезмәткәр дә бик канәгать. Бакчада ремонт эшләре төгәлләнергә дә күп калмый инде. План буенча августка тәмамларга тиеш булсалар да, төзүчеләр бинаны иртәрәк тапшырырга ниятләп торалар. Аннан – танымаслык итеп яңартылган бинаны ачу тантанасы.   

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International