Варкләд-Бодьяда Авыл көне узды

2017 елның 9 июне, җомга

Варкләд-Бодья халкына “Сез бик тырыш та, эшчән дә. Җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләсез” дигән бәяләмә биредә “Родина” һәм “Родник” колхозлары булганда ук бирелгән иде. Моның әле дә шулай булуына күптән түгел  тәүге тапкыр үткәрелгән Авыл көнендә тагын бер кат инандык.

ЭШКӘ БАТЫР, СҮЗГӘ ТАПКЫР

Иртәнге сәгатьләрдә үк бәйрәмчә бизәлгән авыл урамнарында гармун моңнарына кушылып кунакларны каршы алдылар, урман буендагы аланда сату-алу гөрләде, бала-чага рәхәтләнеп уйнады. Аш-су осталары алтын куллы Виктор Матвеев ясаган мичтә перепечи, казанда аш-ботка пешерделәр...

Бердәм, дус яшәүче, милли һәм гаилә традицияләрен саклап, буыннардан-буыннарга тапшыручы варкләд-бодьялыларны район башлыгы Валерий Макаров бәйрәм белән  котлады. Ул эшкә батыр авыл халкына рәхмәтен җиткерде.

   – Яңа клуб төзелгәч, мәдәни чаралар тагын да ешрак һәм зур әзерлек белән уза башлады сездә. Үзешчәннәр бик актив, аларның республика бәйгеләрендә җиңүләренә дә сөенәбез. Милли традицияләрегезне саклап яшәвегез белән үрнәк сез, – диде Валерий Владимирович.

–       Авыл эшчәннәре – хезмәт батырлары. Һәр эшкә күңел җылысын да куша беләләр алар. Язгы чәчү эшләрен дә вакытында тәмамлап, мул уңышка нигез салдылар, –  диде район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. “Агрофирма–Әгерҗе” ширкәте директоры Ленар Нургаянов та “тырышлар, хезмәт сөючәннәр”, диде варкләд-бодьялыларны мактап.

Көчек авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов Авыл көнен үткәрүдә башлап йөргән клуб мөдире Наталья Матвеевага, бердәм булып әзерләнгән авыл халкына зур рәхмәтен җиткерде.

ГОМЕРЛЕК ДУСЛЫК

Бәйрәм даны еракларга таралган “Инвис” ансмбленең дәртле җырлары белән башланып китте. Сәхнә түренә иң элек шушы авылда туып-үскән Удмуртиянең атказанган табибы Екатерина Егорованы, РФнең атказанган төзүчесе Пелагия Иванованы, Кичкетаң амбулаториясе табибы Валентина Казанцеваны чакырып хөрмәтләделәр. Шулай ук авыл данын республикадан читләргә таныткан режиссер Лев Вахитов, спорт мастеры Антонина Шахтина турында да җылы сүзләр күп әйтелде.

Бу авылга 1775 елларда Кече Пурга авылыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Шуннан бирле шушы авыллар арасында дуслык җепләре сакланып килә. Бәйрәмгә аларның “Пурга кәефе“ ансамбле музыкаль бүләк белән килгән иде. Сарсак-Омга, Барҗы-Пельга, Әгерҗедән килгән сәхнә осталары да матур чыгышларын бүләк иттеләр.

ИҢ-ИҢНӘР БҮЛӘКЛӘНДЕ

Бәйрәм сәхнәсендә төрле номинацияләрдә авыл уңганнарын бүләкләделәр. “Хезмәт даны”нда сыер савучы Антонина Халитова, көтүче Дмитрий Северьянов хөрмәтләнделәр. “Авыл киләчәгенең иң лаеклы вәкиле”ндә сәхнә түре күптән түгел армия сафларыннан кайтып туган авылында төпләнгән Виктор Васильевныкы булды. “Мәктәп бар – авыл яши” номинациясендә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, быел үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Ольга Вахитова – җиңүче. “Иң яхшы кызлар” – Анастасия Михайлова, Регина Трифонова, Екатерина Матвеева. Уку алдынгысы София Михайлова да сәхнә түренә күтәрелде. Авылның иң яшь кешесе дә игътибардан читтә калмады. Ул – биш ай элек кенә туган София Трифонова. “Авылның иң өлкән кешесе”ндә – Антонина Андреева, “Бергә атлыйбыз” номинациясендә озак еллар тату гомер кичергән Зоя–Андрей Тимбековлар зурланды. “Яктылык өләшүчеләр” – Ольга Васильева, Ольга Алексеевага, “Су атасы-водокачка хуҗасы” – Петр Йосыповка, “Уяу чик сакчысы” номинациясе җиңүчесе льга Халитовага да халык бик рәхмәтле икәне алкышлардан күренде. Ольга ханым хезмәттәше Марина Матвеева белән “Мәдәни чараларны иң оста алып баручы” номинациясе җиңүчесе дә булды. “Алтын куллы” номинациясе җиңүчесе Александр Матвеев язган “Безнең Бодья” шигыренә көй иҗат иткән Эдуард Мираев бәйрәм кунакларына әлеге җырны бүләк итте. Туган авыллары турында бу дәртле җыр яңгыраганда яше дә, өлкәннәр дә бик теләп биюгә кушылды.

ФЛЕШМОБ, САЛЮТ...

Уен-ярышлар да күп оештырылды бәйрәмдә. Удмурт дусларның  активлыгына, матур итеп күңел ачуларына сокланмый мөмкин түгел иде. Чынлап та, эшли дә, ял итә дә белә варкләд-бодьялылар. Ә флешмоб?! Моңа кадәр удмурт биюләре белән бергә рус, татар, мари биюләрен бердәй осталыкта башкарган авыл үзешчәннәренең чыгышларына сокланган булсак, балалар, яшьләрнең шушы халыклар дуслыгын чагылдырган флешмобын караганда аларга көчле ташкын булып кушылган өлкәннәрне дә күрү халыкның бердәмлеген, дуслыгын, булганлыгын ачык күрсәтте. Мондый гүзәл мизгелләр моның белән генә бетмәде. Төсле музыкалар белән ди-джейлар тарафыннан оештырылган дискотекада рәхәтләнеп күңел ачу, төнге күктә балкыган салют – болар барысы да бәйрәмне онытылмаслык итте. “Бу авылда яшь гаиләләр күп. Алар заманча йортларда матур яшиләр, тырышып эшлиләр, күңелле ял итәләр. Бик матур бәйрәм уздырып та сөендерделәр!”. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовның бу сүзләре – Авыл көнендә катнашкан һәркемнең бәйрәмгә, Варкләд-Бодья халкына ихлас рәхмәте.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International