Районның медицина учреждениеләренә талпан кадалып 27 кеше мөрәҗәгать иткән

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Быел республикада 1411 кеше, шуларның 362се – балалар, талпан кадалып медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән инде. Безнең районда 27 кеше (12се – балалар) хастаханәләргә урман бетен алдыру максатыннан килгән. Әлегә талпан инфекциясе белән зарарлану очраклары теркәлмәгән.

Җәй көне аеруча актуаль булган әлеге темага район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлекчәсе мөдире Лилия ХӨСӘЕНОВА белән әңгәмә кордык.

–       Лилия Мәсгутовна, талпаннар нәрсәсе белән куркыныч?

–       Урман бете кешегә дүрт төрле инфекция йоктырырга мөмкин. Бу – энцефалит, боррелиоз, эрлихиоз һәм анаплазмоз. Татарстанда боррелиоз, ягъни Лайм авыруы киң таралган.

–       Ә зарарлану ничек барлыкка килә?

–       Иң еш таралган ысул – талпан тешләгәннән. Әмма икенче төрле зарарлану юлы да бар. Мәсәлән, кеше сөт аша да зыян күрергә мөмкин. Сыер яки кәҗәне инфекцияле талпан тешләгән булса, вирус хайванның сөтендә дә саклана. Сөт аша ул кешегә күчә. Шуңа күрә сөтне кайнатып эчәргә киңәш ителә. 

–       Ә тәннән үрмәләүче урман бетеннән инфекция йога аламы?

–       Юк. Әмма кеше урман бете тешләгәнне сизмәскә дә мөмкин. Талпанның селәгәендә анальгетик субстракт бар, шуңа күрә тешләгән вакытта авырту сизелми.

–       Кадалган талпаннан үз белдегең белән котылырга ярыймы?

–       Иң яхшысы – кичекмәстән медицина учреждениесенә бару. Талпанны лабораториягә тикшерергә алып барырга да кирәк. Әгәр талпан энцефалиты ачыкланса, зыян күрүчегә урман бете кадалганнан соң 96 сәгать эчендә иммуноглобулин кадалырга тиеш. Энцефалит бик тиз тарала. Температура югары күтәрелә, мускул һәм баш авыртулары, көзән җыеру, хәтта аңны югалту куркынычы да булырга мөмкин. Бу очракта һәр минут мөһим. Әгәр талпан боррелий йөртүче икән, зыян күрүчегә биш көн дәвамында антибиотик кадыйлар.

–       Әгерҗелеләр урман бетен экспертизага кая алып бара ала?

–       Иң якыны– Ижаудагы Роспотребнадзор идарәсе (Ленин урамы, 106). Анализлар бер көн эчендә әзер була. Тикшеренү түләүле. Әгәр нәтиҗә уңай була икән, бу очракта район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

–       Сакланганны Ходай саклар, диләр. Талпанга каршы прививканы кайчан ясатырга була?

–       Прививканы теләсә кайсы сезонда ясатырга мөмкин. Әмма иммунитет барлыкка килә торган вакытны күзаллау мөһим.

–       Шулай да талпан тешләүдән гади юл белән ничек сакланырга соң?

–       Талпаннар дым ярата. Шуңа дымлы, күләгәле урыннарда алар күбрәк була. Урман-болынга чыгар алдыннан әзерлек чараларын күрергә кирәк. Әгәр табигать кочагына ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Кояш төшә торган, якты урыннарда талпан әз очрый. Башыгызга яулык бәйләгез яки башлык киегез. Яка, җиңне төймәләгез, кофтаны – чалбарга, чалбарны носкига кыстырыгыз. Ачык төстәге кием кияргә тырышыгыз. Анда бөҗәкләр яхшырак күренә. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус спрей сиптерегез. Һәр ике сәгать саен өс-башыгызны тикшерегез. Онытмагыз: талпаннар октябрь аена кадәр активлыгын саклый һәм ун метрдан ук кеше исен сизә.

Әңгәмәдәш – Любовь МИХАЙЛОВА.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International