Әгерҗе районында бу атнада терлек азыгы әзерләү старт ала

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Бу атнада авыл хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә старт бирелә. Быел әлеге кампания аеруча киеренке шартларда узачак.

Моның төп сәбәбе һава торышына бәйле. Беренчедән, көннәрнең салкын булуы нәтиҗәсендә үләннәр тиешле итеп үсеп китә алмады. Икенчедән, терлек азыгы, бигрәк тә печән әзерләүгә, көн саен диярлек яуган яңгырлар комачаулык итәргә мөмкин. Тик, ничек кенә булмасын, терлекләрне кышлатырлык күләмдә азык әзерләнергә тиеш. Узган атнада махсус комиссия терлек азыгы техникасының әзерлеген тикшергәндә моңа аеруча зур басым ясалды. 

Комиссия составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ит җитештерү секторы әйдәп баручы киңәшчесе Айрат Хәбибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс  Гатауллин,  “Агро-Кама” ширкәте директоры Ленар Нургаянов,  хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре, агрономнар бар иде.

Комиссия үз эшен “Агро-Кама” ширкәтенең “Тирсә” бүлекчәсе басуында старт сызыгына куелган техниканы тикшерүдән башлады.

–  Әлегә азык культуралары муллыгы сизелми. Әмма без булганын югалтуларсыз һәм кыска срокларда җыеп алырга бурычлы. Бу яклап бөтен өмет сездә, хөрмәтле механизаторлар.

Быел язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыга алдык. Бу хакта сөйләгәндә сезгә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗиповның рәхмәт сүзләрен җиткерү урынлы булыр. Безнең районда чәчү барышын контрольдә тоту нәкъ менә аңа йөкләнгән иде. Ул әлеге җаваплы кампанияне башкарып чыгуга уңай бәя бирде. Терлек азыгы әзерләүдә дә сынатмассыз дип ышанабыз, – диде Дилүс Гатауллин.

–  “Нәүрүз“  ширкәтендә  13400 баш терлек исәпләнә. Аларны исән-имин кышлату өчен 50 мең тонна сенаж, шул ук күләмдә силос һәм печән, витаминлы азык әзерләргә кирәк. Әлеге бурычның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаган хәлдә бер-беребезгә ярдәм итеп эшләсәк, барысы да яхшы булыр, – дип дәвам итте Ленар Нургаянов.

–  Быелгы һава шартлары кыр эшләре өчен бик үк җайлы килде дип булмый. Туфракта дым җитәрлек булса да, җылылык юк. Шуңа да карамастан, басуларыгыз, чәчүлекләрегез әйбәт күренә. Барлык эшләрне дә үзвакытында югары сыйфат белән үтәп чыксагыз малларыгыз тук, икътисадыгыз нык булыр. Мин сезнең хезмәттә сынатмаячагыгызга ышанам, уңышлар телим. Эш барышында үзегезне һәм хезмәттәшләрегезне саклагыз, иминлек кагыйдәләрен үтәгез, – дип теләде Айрат Хәбибуллин.

Аннан комиссия әгъзалары терлек азыгы әзерләүдә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерделәр. Тикшерү барышында төп игътибар машиналарның һәм агрегатларның техник торышына, механизаторлар белән тәэмин ителешенә юнәлтелде. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж да уздырылды. Аннан шул ук составтагы комиссия Пеләмеш басуында тезелеп куелган  техниканың һәм агрегатларның әзерлеген  тикшерде. Биредә “Исәнбай”, “Кадыбаш”, “Пеләмеш” бүлекчәләре механизаторлары сынау тотты.

Ике бүлекчәдә дә техниканың әзерлегенә уңай бәя бирелде. Механизаторлар алдына булган кимчелекләрне оператив рәвештә бетерү бурычы куелды.

Терлек азыгы культуралары барлык чәчүлек мәйданнарның 23641 гектарын тәшкил итә. Шуның 3563 гектары – катнаш азык культуралары, 4195 гектары – кукуруз, 219 гектары – рапс, 2271 гектары – берьеллык, 13391 гектары – күпьелллык үләннәр. Авыл хезмәтчәннәренең бурычы – әлеге мәйданнардан җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләү. Аларга шушы авыр һәм җаваплы бурычны үтәүдә сабырлык һәм уңышлар телибез.      

 

Белешмә:

Быел терлек азыгы әзерләүдә 13 комбайн, 4 “MacDon“ үзйөрешле чапкыч, тракторлар, машиналар эшләячәк. Шулай ук 18 чапкыч, 19 ГВК тырма-әйләндергече, 19 печән җыю-кысу җайланмасы, ЖВН-6, ЖРБ-4,2 ургычлы комбайннар файдаланылачак. 

Дания АБЗАЛИЕВА.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International