“Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе каршында эшләүче “Эколята“ оешмасындагы яшь табигать сакчылары белән бергә Иж елгасының сусаклагыч зонасын чистарту буенча өмә уздырдылар.
Иж елгасы буйлары – җәй көне халыкның иң яратып ял итә торган урыны ул. Әмма күпләр күңелле ял итә белсәләр дә, үз артларыннан чүп-чарны җыюны ни сәбәпледер “оныталар“. Шуның аркасында чүплекләр барлыкка килә, яр буйлары калдыклар белән тула. Өмә барышында балалар белән бергә ике чакрым территорияне чистарттык, барлыгы дүрт куб метр чүп-чар җыйдык.
“Кичке Таң“ заказнигы директоры Әһли Фәйзуллин табигатебез сакчылары булган малай-кызларга рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырды һәм алга таба оештырылачак өмәләрдә дә актив катнашуларын теләде.