25 июньдә сәгать 11дә Ямурза авылында Ураза бәйрәме була.
Программада: спорт ярышлары, балалар өчен бушлай батутта сикерү мөмкинлеге. Һәр балага бүләк тапшырыла. Кунакларны хуш исле тәмле чәй, коймак, пылау, шашлык белән сыйлыйлар.
Бәйрәмгә килгәндә ир-атларга түбәтәй, хатын-кызларга озын итәк кию, яулык бәйләү сорала. Ямурзага – бәйрәмгә рәхим итегез!