Әгерҗедә бакчаларга су сипкән өчен түләү ничек алына

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Май аена килгән түләү квитанцияләрендә су сипкән өчен зур сумма күрсәтелүенә борчылып, редакциягә Әгерҗедән берничә кеше шалтыратты.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүен сорап, “Водоканал“ ширкәте директоры Илдус ШӘЙМӨХӘММӘТОВка мөрәҗәгать иттек:

–       Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карары нигезендә шәхси исәп приборлары булмаган очракта йорт яны участокларында су сипкән өчен май, июнь, июль, август, сентябрь айларына түләү куллану нормасы нигезендә алынырга тиеш. Ә суны куллану нормасы – аена бер сутыйга 4,3 куб.метр.

Исәпләү приборы булган очракта түләү күрсәткеч буенча башкарыла. Соңгы елларда халыкның үтенечен һәм һава торышы шартларын исәпкә алып, сентябрь ае өчен түләү алынмый. 

Су сипкән өчен түләү өч сутый буенча исәпләнә. Әгәр сезнең бакча мәйданы моннан кечерәк  йә зуррак дип саныйсыз икән, аны кабат исәпләтү өчен “Водоканал“ ширкәтенең абонент бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Гариза нигезендә контролерлар аны кабат үлчи һәм бакчага түләү яңадан исәпләнә.

Норма буенча бер айга күпме түләргә туры килгәнлеген исәпләп карыйк: 30,90 сум/куб.метр х 4,3 куб.метр х 3 сутый = 398,61 сум.

Йорт яны участокларында сибелгән су өчен ташламалар каралмаган.

Су челтәрендә кирәкле басымны саклау һәм күпкатлы йортларның өске катларын салкын су белән тәэмин итү, шулай ук югарырак урыннарда урнашкан шәхси йортларда су белән өзлеклек булмасын өчен шланг белән су сибү катгый рәвештә тыела. Шлангтан су сибү, аны колонкага тоташтыру, рөхсәт документыннан башка йә техник шартларны бозган хәлдә су белән тәэмин итү системасына ялгану очраклары ачыкланса, өстәмә түләү исәпләнәчәк. Үз белдекләре белән ялгаучыларның суын шунда ук өзәчәкләр. Бу очракта абонентка җайланманы өзү өчен киткән чыгымнарны да капларга туры килә.

Шәһәрдә су белән тәэмин итүдә өзлеклекләр булмасын дисәгез, квитанцияләрдәге сумманы вакытында түләп баруыгыз сорала, – диде Илдус Шәймөхәммәтов.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International