Бүген – Яшьләр көне

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Хөрмәтле егет-кызлар! Сезне чын күңелдән Яшьләр көне белән котлыйбыз.

Сез – райоыныбызның талантлы, тәвәккәл, булдыклы, тырыш, максатчан егет-кызлары. Алдыгызда – максат-хыяллар, матур уйлар, янып яшәү теләге. Яшьлек – ул ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру мәле дә. Максатыгызга ирешкәндә авырлыклардан курыкмагыз, намуслы һәм гадел булыгыз. Һәр башлангычыгызда, эшегездә һәм укуыгызда уңышлар юлдаш булсын.

Киләчәген районыбыз белән бәйләгән, төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючы яшьләребезгә хөрмәтебез аеруча зур. Сез – районыбызның киләчәге, өлкәннәрнең ышанычлы дәвамчысы.

Хыялый, канатлы яшьлек елларын гомер буена истә калырлык итеп үткәрегез. Сезгә уңышлар, якты юллар, матур киләчәк телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International