Авыл һәм Әгерҗе Сабан туйларын артистлар кыздыра

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Бу атнада 1 июль – авылларда, 2се Әгерҗедә милли бәйрәмебез – Сабан туе гөрли. Аларда башкалабыз Казаннан һәм төрле шәһәрләрдән килгән артистларның да чыгыш ясавы көтелә.  

ТИРСӘ. Көндезге Сабан туен Илнур Фәйзрахманов алып бара. Җырчылар Гөлназ Сираева, Илназ Хисмәтуллин катнаша. Кичке Сабан туен җырчы Азамат Гайнанов бизи.

КӨЧЕК. Көндезге бәйрәмне алып бару Әтнә халык театры артисты Дамир Сидеевка йөкләнә. Лилия Гыйматдинова һәм Илүзә Вәлиуллова дәртле җырларын бүләк итә. Кичке Сабантуйга “Айфара“ төркеме килә.

САЛАГЫШ. Сабан туен алып баручылар Ләйсән Гыйльметдинова, Эльнар Яркәев, җырчылар Илназ Фазлыев, Эльвира Хамматова, автор-башкаручы Альберт Галимуллин кыздыралар.

ТӘБӘРЛЕ. Милли бәйрәмне Чаллыдан Суфия Нигъмәтуллина һәм аның иҗат төркеме алып бара.

ӘГЕРҖЕ. Татар эстрадасының яшь йолдызлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Алинә Шәрипҗанова, биючеләр төркеме катнаша. Бәйрәмне Илназ Миннәхмәтов алып бара. Районыбыз үзешчәннәре чыгышлары да бәйрәмнең матур бер бизәге булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International