Девәтернә авылы мәйданчыклы булды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Девәтернә авылында күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Биредә уен һәм спорт мәйданчыгы ачылды.

Мәдәният йорты директоры Фәнис Арсланов “РИТЭК“ җәмгыяте уздырган “Гаилә нык булса, Ватан да көчле була“ дип исемләнгән проектта катнашкан иде. Шунда грант отып, хыялын тормышка ашырды ул. Иганәчеләр, алтын куллы осталар, авыл халкы, балалар ярдәмендә авылның нәкъ уртасында уен һәм спорт мәйданчыгы ясады. Аны ачу тантанасы күңелле дә, истәлекле дә, мавыктыргыч та булды. Девәтернә халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин, клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева да килгәннәр иде.

–       Районыбызның дүрт авылында республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыклары эшләп килә. Күптән түгел Иж-Бубыйда иганәчеләр ярдәмендә уен мәйданчыгы ачылды. Сез дә алардан калышырга теләмәнсез. Мәйданчык балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яратып йөри торган урыны булсын, – диде Ришат Нурисламов һәм бу эш өчен янып йөргән Фәнис Арслановка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Авыл башлыгы Фәнис Йосыпов та авылда шундый матур мәйданчык ачылуына сөенеп:

–       Тирә-яктагы авылларда яшәүче балаларны да бирегә көтеп калабыз. Әмма булганның кадерен генә белегез, балалар. Монда абый-апаларыгызның күпме көче куелды. Алар сез рәхәтләнеп уйнасын, күңел ачсын өчен тырыштылар, – диде һәм алтын куллы осталарга – бүләкләр, мәйданчыкта уйнар өчен уенчыклар бүләк итте.

Фәнис Арсланов та бу көнне мәйданчыкны ясауда зур өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә аны тагын да баету өстендә эшләячәкләрен әйтте. Ә балалар рәхмәт сүзләрен җырлар аша җиткерделәр. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен биредә бик матур сәхнә дә ясалган.  

Мәйданчык ачылганын түземсезлек белән көткән балалар бу көнне рәхәтләнеп уйнадылар. Мәктәптә волейбол буенча алдынгы урыннарны яулаучы егет-кызлар рәхәтләнеп туп чөйделәр, бакча сабыйлары атынгычларда атындылар, таудан шудылар, комлыкта уйнадылар.

–       Мин бирегә әнием белән көн саен киләчәкмен. Атынгычта атыну бик ошады миңа, – ди 6 яшьлек Ислам Фәррахов.

–       Ә без һәр кичне волейбол, пионербол, бадминтон уйнарга йөрербез. Каникул булса да, тренировкаларны туктатырга ярамый, – ди Данил Погодин.

Девәтернә җирлегендә быел биш сабый дөньяга аваз салган. Авылда балалар бакчасы, мәктәп эшли. Бу мәйданчык – һәр баланың яратып йөри торган урынына әйләнсен. Биредә балалар тавышы тынып тормасын иде.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International