Тирсә мәктәбе укучылары: “Күңелгә нидер җитми“

2017 елның 30 июне, җомга

Соңгы ике елыбыз Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнеп кенә узды дияргә дә була. Тырышлыгыбыз бушка китмәде – сынауларны уңышлы тапшырып, бүген һәркайсыбыз кулыбызга өлгергәнлек аттестаты алабыз.

Без Тирсә мәктәбендә 9 сыйныфка кадәр 21 укучы укыдык, ә 11 сыйныфны җидәү генә тәмамлыйбыз: дүрт егет һәм өч кыз. Җидебез – Тирсә, Биектау, Мордывый, Тәбәрле, Вольный Труд авылларыннан. Шушы ике ел эчендә без тагын да якынаеп, чын дусларга әверелдек. Моның шулай булуында сыйныф җитәкчебез Ләйсән Габделхәевнаның роле бик зур булды. Төрле чараларга әзерләнгәндә дә һәрчак укытучыбызның ярдәмен тойдык. Шуңа бәйрәмнәр бик күңелле уза иде. Бәйрәмнәрдә нинди генә рольләргә кермәдек без?!

Ни кызганыч, быел бәйрәмнәрдә катнашу бәхете бик тимәде шул. Чөнки баш та күтәрми имтиханнарга әзерләндек. Дәресләргә кадәр дә, алардан соң да консультацияләргә йөрдек. Безне шулай тырышып имтиханнарга әзерләгән укытучыларыбызга нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Имтиханнарда бездән дә артыграк борчылган рус теле укытучысы Ләйсәния Зәкиевнага, төшенкелеккә бирелергә юл куймаган математика укытучысы Руфа Булатовнага, физика серләренә төшенергә ярдәм иткән Виталий Яковлевичка, инглиз телен рус һәм татар теле кебек яратырга өйрәткән Ләйсән Габделхәевнага, җәмгыять белеме, биология, тарих укытучылары Клара Вәгыйзовна, Фәридә Дамировна, Гөлия Альфредовнага  зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Гомумән, мәктәп директоры Гөлфия Әгъләмовна җитәкчелегендәге зур коллективка бик тә рәхмәтле без.

Мәктәптә укырга калган кечерәк укучыларга да әйтер сүзебез бар. Имтиханнарга әзерләнүне соңгы елларга калдырмагыз. “Бер ел бар бит әле, өлгерербез“ дип уйламагыз. Төп звенода тырышып укысагыз, имтихан бирүнең бернинди авырлыгын да тоймассыз. Ә менә урта сыйныфларда эленке-салынкы йөреп, югары сыйныфка җиткәч кенә җан-фәрманга тырышу авыргарак туры килә икән. Без моны үз тәҗрибәбездән чыгып әйтәбез.  

...Дәресләр, өй эшләре, имтиханнар – барысы да артта калды. Тик күңелгә нидер җитми. Нәкъ менә шулар җитмидер, мөгаен. Сезнең белән көн дә аралашу, күрешү җитми икән, хөрмәтле укытучыларыбыз. Озак вакыт сагынырбыз әле без сезне. Туган йортка әйләнгән мәктәбебезне дә юксынырбыз. Сагынырбыз, әмма онытмабыз. Сез дә безне онытмагыз. Безне дигәнебез – 2017 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары – Алинә Әхмәтҗанова, Резидә Зарифуллина, Илнар Закиров, Эрик Насыйров, Ринас Замалиев, Диана Харисова, Тимур Амираслановны.

Тирсә мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International