Девәтернәдәге мәйданчык шәһәрнекеннән ким түгел

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Республика программасы буенча Әгерҗедән кала Красный бор, Исәнбай, Тирсә, Кырындыда ясалган спорт мәйданчыклары күптән инде балаларның яраткан урынына әйләнде. Тиздән Көчек авылы малай-кызлары да тренажерлар куелган, баскетбол мәйданчыгы булган спорт объектында рәхәтләнеп шөгыльләнә алачаклар.

–       Менә шундый авылларга баргач, безнең балалар өчен шартлар тудырылмавына йөрәк әрнеп кайта иде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин проектта катнашу теләгемне хуплагач та “әгәр грант ота калсам, ул акчаны балалар өчен тотачакмын“ дип әйтеп куйдым. Чынлап та, грант отылды, авыл башлыгы Фәнис Йосыпов Девәтернәнең нәкъ үзәгендә мәйданчык төзергә урын бирде, – ди Фәнис Арсланов.

Төзелеш эшләрен башкаруда бөтен авыл ярдәмгә килгән. Алтын куллы осталар Азат Шәяхмәтов, Фәнил Гәрәев, Ирек Рәхмәтуллин уен, спорт корылмаларын урнаштыруда бик зур булышлык күрсәткәннәр. Мәйданчыкны ачу тантанасында Фәнис Йосыпов бу осталарны бүләкләр тапшырып та сөендерде.

–       Авылдашларга, балаларга да зур рәхмәт. Өмә оештырган көннәрдә иллеләп кеше эшләде мәйданчыкта, – ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Алия Арсланова.  

Мәйданчыкның исемен дә “Гаилә нык булса, Ватан да көчле була“ дип куйганнар. Моның сере дә бар.

–       Балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә ял итү өчен мөмкинлекләр тудырырга тырыштык. Бирегә гаилә белән килеп эскәмияләргә утырып ял итәргә, өстәл уеннары уйнарга мөмкин. Балалар өчен бәйрәм чараларын да хәзер монда оештырачакбыз. Аларга осталыкларын күрсәтү өчен менә бу сәхнәне ясадык, – дип мәйданчык белән таныштырды Фәнис.

Чынлап та, төрле матур төсләргә буялган мәйданчык әллә каян үзенә тартып тора. Авылда иң озак яшәүче хөрмәтле пар Минһаҗетдин–Гөлҗан Зыятдиновлар һәм җитәкчеләр ал тасманы кисеп, авыл мулласы Җәүдәт хәзрәт Якупов хәер-фатихасын биргәч, кечкенә малайлар-кызлар мәйданчыктагы атынгычларны, тауны сынап карарга йөгерделәр. Укучылар исә волейбол мәйданчыгында туп чөя башладылар.

–       Без – волейбол буенча районда яхшылар рәтендә. Тренировканы җәй көне дә туктатмаячакбыз. Физкультура укытучысы Гөлүсә апа Гатауллина да уеннарны хөкемдарлык итәргә килергә вәгъдә бирде, – ди волейбол буенча команда капитаны Булат Сәмигуллин.

–       Биредә бит әле соңгы вакытта яшьләр арасында популярлашкан бадминтон уйнарга да мөмкин. Бездән кечерәкләргә пионербол уйнасалар да була, – дип сүзгә кушылды Ләйлә Гатауллина.

–       Ә мин рәхәтләнеп комлыкта уйнадым, таудан шудым. Ә иң ошаганы атынгыч булды. Мин бирегә апаларым, әнием белән дә киләчәкмен, – ди 6 яшьлек Ислам Фәррахов.

–       Без Ижауда яшибез. Каникулда әбиемнәргә кунакка кайттык. Шәһәрдә өй яныбызда да мәйданчык бар. Әмма мондагысы матуррак та, уйнар өчен корылмалары да күбрәк, – ди Камилә.

Девәтернә халкының шатлыгын уратклашырга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та зур көч һәм тырышлык куеп ясалган мәйданчыкның озын гомерле булуын теләде һәм әлеге эшне башкаруда янып йөргән Фәнис Арслановка район башыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Фәнис Йосыпов та “без бу эшләр вакытында Фәниснең менә дигән балта остасы, эретеп ябыштыручы, электрик икәнен дә белдек“, дип рәхмәтен әйтте һәм мәйданчыкта шөгыльләнер өчен балаларга уенчыклар бүләк итте.

Ә балалар җитәкчеләргә, иганәчеләргә, осталарга рәхмәт сүзләрен җырлар аша җиткерделәр. “Безнең балачакны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек тудырдыгыз сез, абыйлар һәм апалар“, диделәр.

Киләчәктә мәйданчыкта янә үзгәрешләр булачак. Биредә төрледән-төрле уен корылмалары куярга исәплиләр. “Иң мөһиме, зур тырышлык куеп ясалган мәйданчыктагы корылмаларны авылдашларым күз карасы кебек сакласыннар, әйберләрне ватмасыннар иде, ди Фәнис. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International