Туксан яшьлек Разия әби энәне дә күзлексез саплый

2017 елның 11 июле, сишәмбе

Җитәкчеләрнең тәбрикләү сүзләреннән күңелле тулды тыл ветеранының.

–       Ий, балакайларым, рәхмәтләр яусын сезгә. Гомер көземдә җитәкчеләрдән бу кадәр кадер-хөрмәт күрермен дип уйламаган идем. Бу минем иң истәлекле туган көнем булыр, – диде Разия апа.

Разия апа гомере буе тормыш йөген тартып яшәгән. Сугыш чорында бер кышта гына тугыз тапкыр урман кисәргә җибәрәләр аны.

–       Кырынды, Төрдәле урманнарында эшләдек. Тугызынчысында Девәтернәдән кайтканда су аша чыгарга туры килде дә, бик нык туңдык. Алты кызның өчесен хастаханәгә салдылар, – дип искә ала ул газаплы елларны ветеран.

Гаилә бәхете дә озын гомерле булмый аның. Билгеле сәбәпләр белән иреннән аерыла ул. Аннан үз көче белән йорт сала. Соңыннан тагын бер йорт җиткерә.

–       Әнкәйнең тырышлыгына, сабырлыгына хәйран калырлык. Мине ялгызы тәрбияләп үстерде, хәзер дә безнең өчен яши, – ди кызы Рәзилә.

Бер генә кыз тәрбияләп үстерсә  дә, Разия әбинең ике кыз оныгы һәм аларның биш кыз балалары бар инде. Кызы да, оныклары да биш вакыт намаз укыйлар, ураза тоталар.

–       Үзем дә ураза тота, намаз укый идем. Әле быел да берничә көн ураза тота алдым. Дини китапларны күзлексез укыйм, – ди Разия апа.

–       Әби хәтта энәне дә күзлексез саплый әле, – ди шаяртып кияве Разим.

Балалары үзләре янына чакырса да, Разия апа үз өемдә – үз көем дип яшәүне кулай күрә.

–       Күршеләрем Зәки, Рәшидә белән гомер буе туган кебек яшәдек. Хәзер дә бик тату гомер итәбез. Аяк йөргәндә, күз күргәндә үз өемдә рәхәтләнеп яшим әле, – ди ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International