Хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге җитәкчесе юбилеен билгеләп үтә

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Аның хезмәт кенәгәсендә – бер генә язма. 1981 елда район үзәк хастаханәсенә эшкә билгеләнгән Лилия ХӨСӘЕНОВАны берничә айдан йогышлы авырулар бүлекчәсе мөдире итеп куялар. Шуннан бирле ул – әлеге бүлекчәнең алыштыргысыз җитәкчесе.   

ӘТИ СҮЗЕ, ӘНИ КИҢӘШЕ

–       Мин Ижауда туып-үстем. Мәктәптә укыганда төгәл фәннәр, бигрәк тә математика белән дус идем. Әмма әти “син холкың буенча медицинага бик тә туры киләсең, шул юлны сайласаң ялгышмассың“, дигәч, Ижау медицина институтына керергә булдым. 40 елдан артык шушы өлкәдә эшләгән, шуның 20 елында участок педиатры булган әнием Роза да әтиемнең фикерен хуплагач, икеләнүләргә урын калмады, – ди Лилия Мәсгутовна.

Институтны тәмамлагач, билгеләнү буенча Әгерҗе хастаханәсенә эшкә җибәрәләр аны, интернатураны Казанда уза яшь белгеч.

–       Мине хастаханәгә эшкә Августа Индрикова алды. Аннан соң бик күп җитәкчеләр белән эшләргә туры килде. Һәрберсе белән уртак тел таптык, – ди ул.

–        Ә менә остазларым итеп  Эльза Таһировна һәм Роза Таһировнаны саныйм. Алар  алган белемнәремне тормышта кулланырга өйрәтүчеләрем, – дип дәвам итә. – Гомумән, эшләү дәверендә коллективтагы һәр доктордан нәрсәгә дә булса өйрәндем дип әйтү дөресрәк булыр. Кемнеңдер авыруларга яхшы мөнәсәбәтен үрнәк итеп алдым, кайсысының күркәм шәхси сыйфатларын үземә кабул итеп алырга тырыштым. Диагноз кую, тикшерү планын төзү, дәвалау билгеләү кебек мәсьәләләрдә дә үрнәк алырдай докторлар күп очрады хезмәт юлымда. Мин аларның һәркайсына рәхмәтле.

–       Әтинең шушы юлдан китәргә киңәш бирүенә дә гомер буе рәхмәт укыйм. Мин үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм, – ди шушы көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтүче табибә.

ДӘВАЛАУ СЫЙФАТЫ ЯХШЫРДЫ

Лилия Мәсгутовна эшләгән чорда йогышлы авырулар бүлекчәсе берничә урынга  күченә. 2008 елдан бирле үзәк хастаханә бинасында эшлиләр. Бүген әлеге бүлекчә 24 урынга исәпләнгән, шуның 8е – көндезге стационар, 6сы балаларга тәгаенләнгән. Биредә йогышлы авырулы пациентлар тулы дәвалау курсы узалар.

–       Шушы еллар эчендә матди-техник база ныгыды, дәвалау сыйфаты яхшырды. Бу яклап һәрчак хастаханә җитәкчелегенең ярдәмен һәм кайгыртуын тоябыз. Бүлекчәдәге ундүрт хезмәттәшемә дә үз эшләренә җаваплы караш, күңел җылылыгы һәм, әлбәттә, югары һөнәри осталык хас, – ди табибә.

Үзе дә белемен даими камилләштереп тора: һәрвакыт укый, эзләнә, төрле курсларга йөри, конференцияләрдә катнаша.  

–       Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Өстәмә диагностика узарга кирәк булган очракта авыруны  шунда юллыйбыз, – ди Лилия Мәсгутовна.

МИН РӘХМӘТЛЕ

–       Гомерем хастаханәдә узды дисәм дә була. Яраткан эшем белән вакыт белән исәпләшми шөгыльләнергә мөмкинлек тудырган җәмәгатем Рафаилгә рәхмәтем бик зур. Миңа уңайлы булсын өчен йортыбызны да хастаханәгә якын гына урында салды ул. Тәүлеккә ничә кат урыйм икән хастаханә белән өй арасын?! Кизү торган чакта төнлә чыгып йөгергән вакытлар да күп була.

Төрле яклап ярдәм итәргә тырышкан каенанам Наиләгә, рухи остазым булган әнием Розага да рәхмәтем зур. Тормышта төпле киңәш бирердәй якын кешеләрең булу да бик зур бәхет икән ул. Әгерҗедә юрист булып эшләүче кызыбыз Фридә, Мәскәүдә яшәүче кызыбыз Ларисага югары белем алырга ярдәм итә алуыбыз, аларның үз юлларын табуы  – безнең өчен зур сөенеч.

Узган ел безне калдырып мәңгелеккә күчкән әтиемнең тарихи Ватанында хезмәт куюым да күңелемә рәхәтлек бирә, – ди Лилия Мәсгутовна.

Сүз уңаеннан: әбисенең нәсел тамырлары Иж-Бубыйга барып тоташа аның. Мәсгуть ага да әнисенең нәсел-ыруы данлыклы Иж-Бубый авылыннан булу белән гомере буе горурланып яши, соңгы көненәчә әлеге авылга эзен суытмый. 

Тарихи ядкарьләрне барлау, тарих, үткәннәр белән кызыксыну Лилия Мәсгутованага әтисеннән күчкәндер, мөгаен.

–       Россия, Татарстан, Франция турында тарихи китапларны бик кызыксынып укыйм. Өйдә тарихи китаплардан тупланган кечкенә генә китапханәбез дә бар. Әти белән тарихи темага сөйләшеп утырган мизгелләрне бик сагынып искә алам, – ди, ямансулап.

–       Менә шулай шәхси тормышны ярткан эш белән бәйләп алып барып, гомер узганы сизелмәгән дә. 60 яшем тулганына үземнең дә  ышанасы килми, – ди юбиляр.

Гомер юлдашына әйләнгән һөнәре буенча алга таба да хезмәт итәр өчен  үзенә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рух ныклыгы бирсен иде Ходай. Бу – аны бик тә хөрмәт итүче хезмәттәшләренең дә иң изге теләге.  

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International